Син кайгырма, әнкәй
Әссәламәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Хөрмәтле авылдашлар, чордашлар, классташлар! Безнең күбебенең газиз әти-әниләребез Аллаһы Тәгалә хозурында. Без аларны сагынабыз, юксынабыз. Бу шигыремне газиз әнкәйләребезгә багышлыйм.
Ап-ак карлар каплый кабер өстен,
Газиз анам анда күмелгән.
Җиңел булсын авыр туфракларың,
Мәңгелеккә китеп күмелгән.
Җаның исән синең, газиз әнкәм,
Гәүдәләрең туфрак булса да.
Балаларың өчен борчыласың,
Бик еш күрәм сине төшемдә.
Биш намазда кылган догаларым,
Барып җитсен синең рухыңа.
Син кайгырма, әнкәй, бар да әйбәт,
Коръән алып укыйм кулыма.
Синең миңа биргән Коръәнеңне,
Мин саклыймын һәрчак кадерләп.
Кул җылың бар биргән китабыңда,
“Укыгыз”,- дип әйттең, бергәләп.
Гөл бакчасы булсын каберләрең,
Булсаң иде изге җаннардан.
Кыямәт көнне аяк асларына,
Гафу сорап килер һәр балаң.
Ана күңеле мамыктан да йомшак,
Гафу итәр һәрбер баласын,
Исән чакта ул бит аермады,
Үзгәртмәде күзләр карашын.
Аллаһ хозурында газиз әнкәм,
Догаларым барып ирешсен.
Сагынабыз, истән чыгармыйбыз,
Җәннәтләрдә җаннар күрешәсен.
Әниләрне исән чакларында,
Кадерләгез, хөрмәт итегез.
Рәнҗемәсен ана күңелләре,
Соң була ул- шуны белегез.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, май