• Новости

    Почетный гражданин Саетзян Бикмухаметов

    Бәзәкә авылының йөзек кашлары

         2021 елның Бәзәкә сабантуенда традиция буенча авылның хөрмәтле кешеләренә авылга, аның халкына куйган хезмәтләре өчен югары бүләкләр тапшырлды.

    “Бәзәкә авылының Почетлы гражданины” исеме бирелде:

       Гимазов Дамир Гарифҗан улына (үлеменнән соң)- Бәзәкә авылы мәктәбендә 15 ел директор булып эшли, авылдагы күптөрле чараларда актив катнаша;

       Хабибуллина Фәрдәвия Мәгънәви кызы-  40 елдан артык “Кама” колхозында зоотехник, баш зоотехник булып эшли;

    “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы билгесе белән бүләкләнде:

       Исмагилов Рәшит Фәйзи улы (үлеменнән соң)- авыл халкына күрсәткән күптөрле изге гамәлләре өчен;

       Бикмөхәмәтов Саетҗан Фатхетдин улы- Бәзәкә авылы мәчете шурасы вәкиле, авыл халкына озак еллар дәвамында күрсәткән хезмәтләре өчен;

       Ямалетдинова Наҗия Әхмәтриза кызы- 35 елдан артык “Кама” колхозында ферма мөдире булып эшли.

       Барлык авылдашлар, сайт укучылыры исеменнән югары бүләкләр кавалерларын чын күңелдән котлыйбыз! Бакыйлыкка киткәннәргә тагын бер кат рәхмәтләребезне әйтеп баш иябез, исәннәргә саулык-сәламәтлек, яңа унышлар телибез!

    _____________________________________________________________

    Бикмөхәмәтов Сәетҗан Фәтхетдин улы

         Бикмөхәмәтов Сәетҗан Фәтхетдин улы 1937 елның 5 январенда Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.

         1944 елда Бәзәкә мәктәбенә укырга керә. 7 классны тәмамлагач колхозга эшкә керә. Анда комбайнер ярдәмчесе булып эшли, соңыннан күпмедер вакыт тракторда җир сөрә.

         1956 елның 9 сентябрендә Совет армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. 1956-57 елларда Анапа шәһәрендә “Рулевой на кораблях противолодочной обороны” специальностенә әзерлек үтә. Аннан соң Хабаровск шәһәрендә противолодочный корабльдә рулевой-сигнальщик булып хезмәт итә (Амур елгасында, Кытай чигендә). 1959 елда демобилизацияләнеп авылга кайта.

         1960 елда НГДУ “Прикамнефть”кә оператор булып эшкә керә. 1962 елда Мингазетдинова Минерәүфә Мөхәмәтдин кызына никахлаша. Бу никахта аларның 3 кызлары Ильсияр, Зөлфия һәм Инзилә туа. Аларның өчесен дә укытып олы тормыш юлына бастыралар.

          1992 елга кадәр НГДУ “Прикамнефть”тә эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен Сәетҗан Фәтхетдин улы түбәндәге бүләкләргә лаек була:

    1974 ел- “Победитель социалистического соревнования”;

    1989 ел- “Ветеран труда” медале;

    1990 ел- “Ударник 12-й пятилетки”знагы;

    1985, 1986, 1987 елларда НГДУ “Прикамнефть” нең почет грамоталары белән бүләкләнә.

          Хәзерге вакытта тормыш иптәше Минерәүфә Мөхәмәтдин кызы белән Бәзәкә авылында яшиләр. 8 оыклары, 6 оныкчыклары бар.

          Сәетҗан Фәтхетдин улы- Бәзәкә авылы мәчете шурасы вәкиле. 2021 елның 12 июнендә Бәзәкә авылы сабантуенда авыл халкына озак еллар дәвамында күрсәткән хезмәтләре өчен “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы билгесе белән бүләкләнде.

    почетные люди

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться