• Новости

    Прощание с профессором Рифкатом Тазиевым

    Рифкат Минһаҗ улы Тазиев бакыйлыкка күчте

          2021 елның 3 июлендә авылыбызның хөрмәтле шәхесе һәм Почетлы гражданины, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, профессор Рифкат Минһаҗ улы Тазиевның 79-нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады. Бу авылыбыз, якташларыбыз өчен бик зур югалту. Бәзәкә авылында Рифкат абыйның ярдәме тимәгән гаиләләр бармы икән? Күпме кешеләрнең  гомерләрен озынайтты, авыр чирләрдән коткарды ул! Бөек татар җырчысы Әлфия Авзалованың иҗади тормышын 20 елга озынайткан кеше дә ул Рифкат абый! Аның йөрәге һәм йорты барлык кешеләр өчен дә ачык иде. Шул ук вакытта ул бик тыйнак, гадел, гади дә булып калды.

         Рифкат абыйга күпме генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңгегә сакланыр. Аның изге эшләре турында истәлекләрне без балаларыбызга һәм оныкларыбызга сөйләрбез.

         Тыныч йоклагыз, Рифкат абый!

    тулырак

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться