Раббым Коръән биргән яшәргә
Кара күңел, кара калеб белән,
Нигә яши адәм баласы.
Кеше йөрәгенә пычрак атып,
Аллаһ каршысына бит барасы.
Бу дөньяда мәңге яшәмибез,
Кунак кына без бу дөньяда.
Авыз тутырып гайбәт сөләп йөрсәк,
Кайнар булыр тәмуг утында.
Пәйгамбәрнең хәдисләрен укып,
Алар белән кирәк яшәргә.
Үз-үзеңнән башла төзәтүне,
Биш багана кирәк үтәргә.
Беренчесен үтә, иман китер,
Иман нуры керсен йөрәккә.
Раббыбыздан сора, догалар кыл,
Аллаһ көчләр бирер йөрәккә.
Икенчесен үтә, намаз укы,
Биш вакытны үтә, калдырма.
Түбәнчелек белән сәҗдәгә кит,
Без һәрвакыт Аллаһ каршында.
Өченчесен үтә, ураза тот,
Ә кичләрен ашык намазга.
Сәхәр ашап, укы намазыңны,
Бәрәкәтләр сорап һәр көнгә.
Зәкатеңне түлә вакытында,
Дүртенчесен берүк онытма.
“Кабул ит”,-дип укы догаларны,
Раббым каршында син сынатма.
Хаҗ гамәлен үтәп булсын диеп,
Барыбыз да сорыйк Аллаһтан.
Кул күтәрик, догаларда булыйк,
Аермасын Раббым нияттән.
Биш багана аз да, күп тә түгел,
Тырышырга кирәк үтәргә.
Тыелганнан тыелып, кушканнарын үтәп,
Раббым Коръән биргән яшәргә.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, июль