• Новости

    Булыйк хэрчак хэер-догада

    Булыйк һәрчак хәер-догада

    Әнкәйләрнең күңеле бигрәк йомшак,

    Ачулана белми беркайчан.

    Балаларын канат асларына,

    Күңеле аның җыя һәркайчан.

    Әнкәйләрнең күркәм холыклары,

    Бер җирдә юк уйлап карасаң.

    Әнкәйләрнең хәер-догасыннан,

    Аермасын ходай беркайчан.

    Юлга чыксаң хәер-фатыйхасын,

    Теләп кала безгә әнкәйләр.

    Кулын куеп кашы өсләренә,

    Балаларым, сез бит кошкайлар.

    Ана күңеле һәрчак балада бит,

    Безнең күңел булсын анада.

    Далаларда озак йөрсәк тә без,

    Булыйк һәрчак хәер-догада.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, август

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться