• Новости

    Юбилеегыз белэн, Мунавир абый!

    Юбилеегыз белән, Мөнәвир абый! 

      28 августта “Подряд” фирмасының генераль директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы һәм Бәзәкә авылының Почетлы гражданины Мөнәвир Хәмәт улы Гимазетдинов үзенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итте. Мөнәвир абый олы тормыш юлы үтеп, үзенең тырышлыгы һәм булдыклылыгы аркасында мастердан башлап зур фирманың генераль директорына кадәр үскән кеше. Аның тормыш юлы турында безнең сайтта шушы көннәрдә генә зур материал урнаштырылган иде.

         Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улына Бәзәкә авылының мәдәни һәм социаль үсешенә зур өлеш кертүе, кече ватанының чын патриоты булуы өчен Бәзәкә авылының Почетлы гражданины исеме бирелде. Бу карарга Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кашафутдинов 2021 елның 23 августында кул куйган.

         Мөнәвир Хәмәт улы Гимазетдинов авылдагы барлык мәдәни һәм социаль чараларның актив катнашучысы һәм иганәчесе. Мәчетне һәм зыяратны төзекләндерүгә, сабантуйларны уздыруга, мәдәният йортының төрле чараларын үткәрүгә һәрвакыт үзенең зур өлешен кертеп баручы да ул.

         Мөнәвир абый! Сезне барлык авылдашлар, сайт укучылыры исеменнән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, Флюра апа, балаларыгыз  белән бергә бәхетле озын гомер теләп калабыз! Башлаган барлык эшләрегез уңышлы булсын, барлык хыялларыгыз һәм изге гамәлләрегез  тормышка ашсын!

    почетные люди

    знаменитости









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться