• Новости

    Яшьлек

    Яшьлек.

    Яшь гомер бер узгач кайтмый ул яңадан.                                               Тик минем яшьлек  никтер кайтыр кебек.                                             Яшьлек бит күңелдә, иң матур җирендә                               Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.  (Гөлшат Зәйнашева)

            Яшьлек еллары һәрберебезнең дә уйларында һәм хәтерендә гомеребезнең иң матур,  чиста, онытылмаслык шатлыклы мизгелләре булып кала. Дусларыбыз, классташларыбыз белән очрашканда яшьлек елларында булган хәлләрне, күренешләрне сөйләмичә һәм сөйләшмичә калмыйбыз;  үзебезнең арадан киткән иптәшләребезне искә төшерсәк - еласыны китерә, кызык-көлкеле хәлләр искә төшсә - көлдерә. Мин дә үзебезнең яшьлек елларында булган шундый берничә кызык хәлләр турында язмакчы булдым.

           Тау башындагы иске мәктәптә укыган чагыбыз; 5-6 нчы классларда. Немец теле дәресенә звонок булды, класс журналын тотып класска укытучыбыз Файзелхак абый керде. Без барыбыз да парта артында торып басып каршы алдык. Файзелхак абый: “Гутен таг, зетцен зи зих, - дип немесчә безгә утырырга рөхсәт итте. Без парталар артында утырышып тынычланып беткәндә дәрескә соңга калган классташыбыз Мухаметзянов Шарифҗан килеп керде. Билгеле, класска рөхсәт сорамыйча керергә ярамаганлыкны аңлап, Шарифҗан класс ишеге төбендә тукталып калды. Файзелхак абый класска керергә рөхсәтне немесчә сорарга кушты, ә Шарифҗан, ничек дип әйтергә белмәгәнгәме, әллә оныткангамы, нәрсә әйтергә белмичә тора бирде. Мин классташым Рәүфә белән  ишек каршындагы парталар рәтенең алгы партасында утыра идек, ягъни Шарифҗанга без якын арада идек. Рәүфә Шарифҗанга булышу йөзеннән миңа пышылдап кына:”Әйт инде, син беләсең бит, нәрсә дип сорарга?-дип мөрәҗәгать итте. Яшьлек бит, миндә дә шаянлык җитәрлек, Рәүфәгә карап пышылдап:”Дарф ман һинаен, ә может ул “әрекмән тураем”нан исенә төшерер, - дидем, чөнки без немец теле дәресендә беренче мәртәбә ишеткәндә ул “Дарф ман һинаен” дигән сүзләрне, көлешеп “әрекмән тураем” дип кабатлаган идек. Шул җитә калды Рәүфәгә, кулы белән Файзелхак абыйга ишеттермәскә авызын кырыйдан каплап пышылдап, Шарифҗанга: “әрекмән тураем, әрекмән тураем”,- дип кабатлады. Шарифҗан, куе сары керфекле күзләрен челт-челт итеп йомгалап, кыешмыйча гына, уң җилкәсен алга таба куеп:”А-ыы-ман ту-аа-ем”,- диде. Безгә шул гына кирәк иде, бөтенебез дә көләргә керештек. Файзелхак абый нәрсә әйткәндер, анысы истә калмаган.

           Шул өске иске мәктәптә укыган елларда (1961-66 еллар) мәктәпнең сарайлар өлешендә буфет кебек бер караңгы кечкенә бүлмә бар иде. Шунда бервакыт сатучы Камал апа мәктәпнең тәҗрибә участогында үстерелгән һәм тозлаган үлчәүле яшел помидор сатты. Күрәсең, витамин җитмәүчелек булгандыр инде организмда, бер дә онытмам, тәнәфестә бер кило шул помидорны алып  сарайлар янында  ашап бетереп класска кердем. Менә сиңа аппетит!

             Шул өске мәктәпкә еш кына Тимергали абый менгәләр иде. Ул башы белән авыртулы абый икәнен белә идек тә  инде, әммә ләкин аны мәктәп тирәсендә күрү белән балаларда паника барлыкка килеп, куркудан балалар чырылдап мәктәпкә йөгереп кереп тулырлар иде. Укытучы абыйлар чыгып, Тимергали абыйга өенә кайтырга кушып, ул кайтып киткәч кенә  без тынычлана идек.    

            Мин үзем дәрес хәзерләүгә, өй эшләрен вакытында башкаруга бик зур әһәмият бирә идем. Шулай бер кичтә киләсе көн татар әдәбияте дәресенә әзерләнеп утырам, өй эше итеп Һади Такташның “Тамбов урманныры” дигән шигырен укырга кирәк иде. Мин ул шигырне укыганда абыем Әмир ишетеп алды да:”Ул шигырне укыганда безнең классташыбыз “усак” сүзендә “с” хәрефеннән соң “р” хәрефен кушып укыды”, - диде. Миңа бу бик кызык булды. Шуңа, икенче көнне тәнәфестә татар әдәбияте дәресе алдыннан мин бу турыда партадашым Гөлфанияга сөйләдем дә, без көлешеп алдык. Менә дәрес башланды, укытучыбыз Мәсхүдә апа өй эшен тикшерү максатыннан журналны ачып исемлекне карап, партадашым Гөлфанияга укырга кушты.  Гөлфания укырга кереште: “Һади Такташ. Тамбов урманныры.

    Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка                                                                  Ахыры мәңге оныта алмамын                                                                              Тамбов урманнары уртасында                                                                            Ус...ак яфраклары шаулавын          (“р” хәрефен кушып).

     

    Укытучыбыз Мәсхүдә апа, ялгышлыкны аңлап, Гөлфанияны туктатты һәм дикъкать белән укуын сорап, яңа баштан укырга кушты. Ә мин һәм башка классташлар да, минем уйлавымча, ялгыш ишетелгәндер, дип уйладык. Гөлфания, эшнең нәрсәдә булуын аңламыйча, яңадан укырга кереште; бу икенче укуында да ул шундый ук ялгышлык җибәрде, Мәсхүдә апа тагын Гөлфанияны туктатты. Мин инде бу юлысы эшнең нәрсәдә булуын аңладым һәм тиз генә аңа:” Ус...ак (“р” хәрефе белән) дип әйтәсең бит”, - дидем, Гөлфания миңа карап:”Әйтә сиңа!”- дип җикеренеп кычкырып әйтеп куйды, шунда мин класстагы укучыларның көлешеп алганнарын ишетеп алдым. Мәсхүдә апа, Гөлфанияга дикъкать белән һәм әһәмият биреп укуын сорап, яңа баштан укырга кушты. Гөлфания, үзен үзе кулга алып, артистлар кебек шундый матур интонация белән укырга кереште:

    “Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка                                                                   Ахыры мәңге оныта алмамын,                                                                               Тамбов урманнары уртасында                                                                               Усак яфраклары шаулавын”, - диде дә көләргә кереште, аңа кушылып классташларыбыз да көлешеп алдык.    

             7-8 нче классларда укыган вакытыбыз булгандыр; кыш көне, төштән соңгы сменада укыган вакыт, кич белән караңгы төшкәч олы урам буенча мәктәптән кайтабыз; Гөлфания Гыймастинова, Равил Насыйфуллин һәм мин. Һаман да шул яшьлек, шаярасы килә, ниндидер кызык хәл уйлап табасы... Мин шунда боларга әйтәм:” Әйдә, спорим, менә мин магазин яныннан үзебезнең өйгә кадәр арт белән, борылып бер дә карамыйча, кайтам, ышанасызмы?” Мин артка таба атлап кайта барам, ә Гөлфания белән Равил минем арттан миңа карап килә торалар, ягъни мин дә аларга карап артка таба атлый барам. Берникадәр ара узгач,  мин бер секунд эчендә аркамда ятканыма ышанмыйча ята бирдем: минем күз алдында йолдызлар белән тулган күк йөзе, тирә-юнем ап-ак кар һәм тынычлык. Шулвакыт йолдызлы күк йөзен каплап өстән ике баш күренә, баксаң - алар Гөлфания белән Равил икән. Равил миңа эндәшә:” Я, кайтып җиттеңме инде, ерак калдымы әле?”  Икесе дә миннән көләләр; шунда гына минем башка барып җитте, мин торып утырдым, як-якка карандым, баксаң, мин чокыр эчендә ятам икән; “Әйдә, чыгасыңмы инде?”- дип мине чокыр эченнән тартып чыгардылар. Минем баштан бөтенләй чыккан Хабибуллин Зиннур абыйларның өй каршындагы чокырлары. Ул заманнарда өйләрнең фундаментлары начар булганлыктан кыш көне өй тирәли чокырлар казып, аларның балчыгын өй бурасының аскы өлешенә өяләр иде, ә инде яз җиткәч кире чокырга ташлыйлар. Менә мин шундый чокырга төшкәнмен инде, ләбаса.

              9-10 классларда безгә “Трактор” дәресе керә иде; белмим, бәлки мин ялгышамдыр, минемчә ул дәрес шулай атала иде. Аның укытучысы Зиганшин Габделхай абый иде. Үзегез аңлыйсыздыр инде, без - кызлар өчен бу дәрес бер дә кызык түгел иде, чөнки анда 4-х тактный двигатель, привод, коленвал, гусеница, механизм кебек нәрсәләр безгә бер дә хуш килми иде. Ә яшьлек үзенекен итә, дәрес кызык булмагач үзебезне нәрсә беләндер кызыксындырырга кирәк бит; без дүрт иптәш кызларыбыз: Шәмсия һәм Розалия - безнең алдагы партада, ә мин Гөлфания белән - алар артындагы партада (ул парталар класста иң арттагы парталар) утырабыз, шунда минем башка бер уй килде, мин әйтәм:” Я, кем күзләрен нык итеп кылыйлата ала?”- дидем һәм күзләремне кылыйлатып куйдым да, алга карап, озак кына шулай утыра бирдем, ә кызлар миңа карап утыралар. Шул вакыт мин күзләремне турайтып үз урынына кайтарсам, ни күрим - Габделхай абый, сөйләвеннән тукталып, миңа карап тора икән. Мин оятымнан күзләрне аска төшереп, кызарынып башны аска идем, кызлар да ялгыш эшне сизеп, борылып утырдылар. Шулчак Габделхай абый, әкрен генә сүзләрен сузып кына:”Әле бу класста цирк артистлары да бар икән!”- дип әйтеп куйды. Безгә шул җитте, башта Гөлфания чыкылдап көлеп җибәрде, аннан соң калганнарыбыз кушылды, әйдә көләргә, туктый гына алмыйбыз бит, партага ятып капланып көләбез. Күз алдына гына китерегез әле теге “Неуловимые мстители” дигән кинодагы Краморовның төнлә зыярат аркылы ат арбасында барганда  күргән күз карашларын, менә минем дә кылыйлаткан күзләрем шуңа ошаган булгандыр инде. Бик озак тынычлана алмагач көлүдән, Габделхай абый, коридорга чыгып көлегез, дигәч кенә туктадык, чөнки класстан чыгарып җибәрү - ул начар күренеш  булуы безгә көн кебек ачык иде. Әммә мин кызларны кисәтеп куйдым - тәнәфестә сорасалар, нигә көлдегез дип, әйтә күрмәгез! Мине иптәш кызларым  сатмады, серне ачмадылар!

           Без - 9 нчы класс кызлары: Назмутдинова Шәмсия, Шакирова Розалия, Закирова Мәсхүдә, Гыймастинова Гөлфания һәм мин  “Яшьлек”дип атап, җыр ансамбле оештырдык; авылда ачылган мастерскойда бөтенебезгә дә бер төсле ак кофта һәм кара итәкләр тектердек; матур җырлар сайлап, яңа клубта концертларда чыгыш ясый идек.

           Шулай кышкы матур кичләрнең берсендә мин иптәшем Розалия белән урамнан җыр җырлап төшәбез. Ул вакытларда телевизордан “Песня года” тапшыруы була иде. Шундый тапшыруның берсендә - “Песня 71” - безгә бер эстон җырчысының җыры ошады, аның кушымтасында “ай-яй-яй” дип җырлана иде. Шул  кушымтаны “ай-яй-яй” дип кычкырып җырлап төшкәндә каршыбызга аксаклап Мәйленур абый менеп килә иде, ул безнең белән тигезләшкәч туктады да, безгә:”Әллә сезне былтыр кыстымы?”-дип эндәште. Безгә шул гына кирәк иде, эчләребез катып көләргә керештек.Кызлар багана ярыгыннан да көлә дигән сүз дөрес тә инде, күпме көлгәнбездер, әмма  бер беребездән аерылып киткәнче берничә мәртәбә яңадан ябышып көлдек кенә!

             2001 нче елда безнең чыгарылыш  укучыларыбызның мәктәпне бетерүгә 30 еллыгын билгеләп үтәргә мәктәпкә җыелдык; ул вакытта әле күп укытучыларыбыз исән-сау иделәр, шуңа классташларыбыз да, укытучыларыбыз да бик күп иде ул кичәдә. Кичәне алып баручы классташларыбыз мәктәп елларында үзебез белән булган кызык хәлләрне  сөйләргә такъдим иттеләр. Мин инде шул Мухаметзянов Шарифҗанның немец теле дәресендә булган хәлне сөйләдем, классташыбыз Сәетнур үзенең эшендә булган кызык хәлне сөйләде, әмма бүтән классташларыбыз,  нигәдер, сөйләргә кыешмадылар. Шулвакыт укытучыбыз Хай абый бер кызык хәл турында сөйләргә булды. 1967 нче елда яңа мәктәп ачылганна соң иске (тау башындагы) мәктәптә интернат урнашты. Ул интернатта безнең мәктәпкә чит авыллардан: Псәй, Турай, Әтәс, Ахтиял, Таш Чишмә авылларыннан килеп,  9-10 нчы классларда белем ала торган укучылар тора иде, алар анда атна буе торалар, ә ял көннәрендә авылларына кайтып йөриләр.Билгеле, безнең авыл егетләре шул интернат (Чөмән буе) кызлары янына менәләр иде. Яшьлек бит, аның бернинди дә начарлыгы юк. Әммә андый-мондый  тәртип бозулар булмасын өчен мәктәп укытучыларына  чиратлап дежурствога йөрергә кирәк була иде. Менә шундый бер дежурствога менгәч, Хай абыйны күрүгә, авыл егетләре төрле якка  качып йөгереп таралыша башлаганда,  бер егет, койма аркылы сикереп чыгам дигәндә коймага чалбары эләгеп җыртылып киткән, нишлисең инде, шул көе йөгереп качып тайган бу егет. Бу хәлне сөйләгәннән соң без көлештек һәм шул вакыт өстәл артында утырган классташыбыз Сибгатуллин Рафиснур, кулын дәрестә утырган укучы кебек күтәрде дә: ”Абый, ул мин идем!”-диде; без тагы да ныграк көлешеп алдык.  

    “Яшьлегем!”-дип өзелеп җырлар идем,                                                  Өзелеп җырлый торган җыр булса;                                                      Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,                                                        Кире кайта торган юл булса.                 

             (Әхмәт Ерикәй)

           

    Гүзәл Габдуллина (Гильфанова), 2017 ел.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться