• Новости

    Туган яктан илхам алып

    Туган яктан илһам алып

    “Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Кечкенәме-зурмы, баймы-ярлымы, кендек каны тамган җир- бердәнбер изге җир. Ә иҗатчы өчен туган җир  йөз мәртәбә газизрәк,чөнки иҗатның чишмә башы – туган җир.”

    М.Әмирханов

    “Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә – сагыныр өчен, картайса – балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә – яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә”.

    Ф.Яруллин

    “Адәмне гомер-гомергә үзен дөнья кочагына үстереп тапшырган туган туфрагы, нигез-оясы озата бара. Җәннәт бакчаларына тиң табигать-мохит куенында да шул туфрак җылысын тоеп, үзеңнең нигәдер, кемгәдер кирәклегеңне сизеп яшисең. Кайдадыр сине көтәләр, синең кемгәдер хаҗәтең зур! Бу тойгы һәрчак алгысытып, ашкындырып тота, өметне яшәтә”

    Р.Әхмәтҗанов

    “Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора.  Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге”.

    М.Юныс

    Туган җир һәм Туган тел. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Һәм татар язучылары, шагыйрьләре  алар турында нинди матур, мәгънәле фикерләр язганнар.  2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дигән исем астында үтә. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсе укучыларыбыз хозурына талантлы якташларыбыз иҗатын яктырткан  “Туган яктан илһам алып” дигән әдәби сәхифә тәкъдим итә.

     

    Сәхифәне шагыйрь Дифгат Сирай иҗаты белән башлыйбыз.

    Дифгат Сирай (1933-1985) (Дифгат Шәмси улы Сираев) Татарстанның Алабуга районы Камай авылында туган. Шунда урта мәктәп тәмамлагач, Совет Армиясендә хезмәт итә; аннары Минзәлә, элекке Калинин район газеталарында эшли; партия райкомы инструкторы, колхоз парткомы секретаре була. Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә балалар укыта; 1965 елдан Балтач район газетасында җаваплы секретарь, аннары редактор булып эшли. Мәскәүдә Югары партия мәктәбеңдә укып кайткач, ул озак еллар дәвамында—вафатына кадәр "Социалистик Татарстан" газетасында бүлек редакторы вазифасын башкарды (Д.Сирай—1985елдавафатбулды).
    Шигырьләре—башта район газеталарында, "Татарстан яшьләре "ндә, "Үсү юлы" альманахында һәм "Яшьлек таңы" исемле күмәк җыентыкта басыла, 1967 елда "Таң сызыла" исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Аннары—"Саумы, тормыш" (1968), "Кушнарат (1969), "Кыяларга үзем менәм" (1972), "Кеше турында җыр" (1974), "Мәхәббәтем" (1983) исемле китаплары басылып чыкты. Вафатыннан соң, лирик шигырьләре "Туган як җыры" (1987), юмор әсәрләре "Тәрәзәгә чиртер мизгел" (1986) кебек күмәк китапларда басылды

    "Казан утлары" №12, 2003

     

    Мәхәббәтем

        (поэма)

                         1

    Ник сагынам икән туган йортны,

    Нарат исе аңкып торган өйне?

    Тамчы булып түбә кыегыннан

    Йөгерешеп төшкән дәртле көйне.

    Хәтфә төсле яшел ишегалдын,

    Җемелдәвен көмеш чык суының.

    Күкрәкләрен киереп,

    Әтәчләрнең

    Иртәләрне котлап чаң сугуын.

    “Алтын таптым, алтын!” – дигән сыман

    Тавыкларның шашып кытаклавын,

    Үрдәк бәбкәсенең адым саен,

    Ташка абынгандай, титаклавын.

    Күрше малайлары ботарлашкан

    Суган, кыяр, кишер түтәлләрен.

    Әнкәемнең җилкәсенә салып

    Кырдан алып кайткан көлтәләрен.

    Көлтәләргә иярешеп кайткан

    Җиләк исен, мәтрүшкәләр исен.

    Кара мунча ташларында чыжлап

    Кайнап пешкән каен себеркесен.

    Карбызының тешне сындырырдай

    Салкын әйрәннәрен, катыкларын.

    Алсуланып пешкән коймакларның

    Бәйрәм табыннарын балкытканын.

    Көзге кебек йөзне чагылдырган

    Кое суларының тәм-ләззәтен?..

    ...Бишегендә елый-елый үскән

    Туган йортка булган мәхәббәтем.

    Шуңа сагынаммы туган йортны,

    Нарат исе аңкып торган өйне?

    Шушы нарат өйдән чыктым урамнарга,

    Шуннан алып чыктым моңны-көйне...

     

    Озын сүзнең кыскасы                   

                        *

    Әйтсә берәү: ни төсле ул бәхет,

    Кояш кебек нурлар сипмиме?

    Мин күрсәтер идем өстәлдәге

    Түм-түгәрәк кара ипине.

                        *

    Хәбәр килсә: күршең пар ат җигеп

    Кунакка дип Айга киткән икән,

    Ышанырмын: тәртә арасына

    Атны да бит бары кеше керткән.

                         *

    Карга карга булып калыр,

    Нинда агач сайласа да.

    Сандугачны һәркем таныр,

    Кайда кунып сайраса да.

                          *

    Кайчагында бер салкын сүз

     Гомер буе җан өшетә.

    Кайчагында бер җылы сүз

    Гомер буе җан эретә.

                            *

    Тыныч чакта кешеләрне

    Бер тамчы су талаштыра.

    Авыр чакта кешеләрне

    Бер йотым су дуслаштыра.

                            *

    Кайда гына барып чыксам да мин,

    Ым кагамын башта игенгә.

    Башагыннан җырлар коела башлый

    Кул салуга килеп биленә

     

    Рәхмәт, әнкәй

    Күчтәнәчең өчен рәхмәт, әнкәй,

    Как җибәреп бик шәп иткәнсең.

    Күрмәгәнмен, белмәгәнмен яшьләй,

    Үзең бигрәк оста икәнсең.

    Маңгаема тирләр бөркелделәр,

    Шифасыдыр инде кагыңның...

    Бар бакчасын

    Карлыганы белән

    Кочтым гүя туган ягымның.

     

    Бөртек

    Учым тулы бөртек!

    Әйтерсең лә

    Кемдер миңа алтын тоттырган.

    Җырларымның иң-иң матурларын

    Мин шуларга кушып шыттырам.

    Учым тулы бөртек!

    Аннан башка

    Бернәрсә юк җирдә нурлырак;

    Бөртек белән учым тулган саен

    Бәхетем дә тоела тулырак.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться