• Новости

    Чишмэдэн энкэй кайта

    Чишмәдән әнкәй кайта

    Көянтәсен асып чишмәләрдән,

    Әнкәй кайтып килә тын гына.

    Сулы чиләкләре чайкалмый да,

    Булсын әнкәй дибез сау гына.

    Көянтәгә асып чиләкләрне,

    Ара якын түгел барырга.

    Ләкин күңел һаман яшь кызлардай,

    Тулы чиләк итеп салырга.

    Чишмә буен бер әйләнеп кайтсаң,

    Күңелләрең китә яшәреп.

    Бер сихри көч бардыр ул чишмәдә,

    Уйлый ана күңеле сызланып.

    Көянтәсен асып чишмәләрдән,

    Әнкәй кайтып килә тын гына.

    Иңнәренә ап-ак яулык салган,

    Күз тимәсен, булсын сау гына.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, сентябрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться