• Новости

    Туган яктан илхам алып. Наиля Миннахметова

    Наилә Миннәхмәтова. Туган яктан илһам алып

    "Туган яктан илһам алып" сәхифәсен тагын бер талантлы якташыбыз – 4 китап авторы Наилә Миңнәхмәтова иҗаты белән дәвам итәбез.

    Камай авылы иҗади кешеләргә бай. Алар арасында җырчылар, актерлар, каләм осталары, рәссамнар, композиторлар бар. Минем ике як күршем дә шагыйрьләр – Дифкат Сирай һәм Наилә Миңнәхмәтова.
    Наилә Нурмөхәммәт кызы Миңнәхмәтова (Нурмөхәммәтова) 1931елның 1 мартында Бондюг районының Татар Сарсазы авылында дини, хезмәт сөючән, хөрмәтле гаиләдә туа. Әнисе Фатыйха һәм әтисе Нөрмөхәммәт кызларын тырыш, кешегә ихтирамлы, ачык йөзле, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Наилә Песәй җидееллык мәктәбен гел “бишле” билгеләренә тәмамлый. Сыйныф җитәкчеләре дә гади генә укытучы булмый аның: исеме республикага билгеле шагыйрь Нур Шәриф. Белемле, оста укытучы, күпкырлы талант иясе, артист, рәссам, музыкант. Укучыларының остазларына охшап талантлы булулары гаҗәп түгел. Нәкъ шул елларда Наилә апаның күңелендә шигырь учагы кабына. Алабуга педучилищесында белем алган вакытта аның таланты тагын да ныграк ачыла. Наилә 1950 елда Шүрнәк авылында укытучы булып эшли башлый.
    Аннан соң Алабуга укытучылар әзерләү институтын кызыл дипломга тәмамлап, 1953 елда Камай авылына эшкә билгеләнә. Мәктәптә рус теле, география, татар теле һәм әдәбияты, рәсем, җыр фәннәрен укыта. Аның укучылары бөтен дөньяга сибелеп яшиләр. Хәзерге вакытта ветеран укытучы лаеклы ялда. Ләкин иҗат итүен бер минутка да ташламый. Татар милләте өчен янып йөрүче, үз халкының патриоты ул Наилә апа. Хис-кичерешләрен иҗат җимешләре аша чагылдыра.
    Наилә Миңнәхмәтованың ике китабы дөнья күрде. “Әле бу соңгылары түгел”,- дип ышанып калабыз. Авторның шигырьләре район һәм республика газета-журналларында басыла. Наилә Миңнәхмәтова туган якның матурлыгына, мәхәббәткә, дуслыкка, әти- әнигә, мәктәпкә багышлап иҗат итә һәм актуаль булган башка темаларга да яза.
    Аның шигыренә танылган композитор Рафаил Бакиров Камайга багышлап көй язды. “Моңлы җыр булып" дигән җыр. Наилә апага композитордан бу җыр, 80 яшьлек юбилеена бүләк булып, Магнитогорск шәһәреннән килде. Наилә Миңнәхмәтованың шигырьләре тирән эчтәлекле. Аның иҗади җимешләрен мәктәп һәм авыл чараларында кулланабыз. Ветеран мәктәп өчен иң зур, иң кадерле кунак.
    Без Наилә апа Миңнәхмәтовага озын гомер, рух көрлеге, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләп калабыз. Камай авылын еракларга ишеттергән мәртәбәле якташыбыз белән горурланабыз!


                                                                     А.Миңнәхмәтов.
                                                                    Камай мәктәбенең тарих укытучысы


    P.S. Наилә апа Миңнәхмәтова 2017 елда вафат.

    Каян килә?

    • Гүзәллекнең тылсымлы җырчысы, матурлыкның илаһи патшасы сандугач! Каян килә сиңа үзәкләргә үтеп керә торган тиңдәшсез аһәңле моң?
    • Туган җиремнән!.. Аның челтерәп аккан саф чишмәләреннән, нәни бөреләрне ярып чыккан ямь-яшел керсез яфракларның серле лепелдәвеннән, дымлы җир куеныннан борын төртеп чыккан бәрәкәтле хәтфә үләннәрдән; галәмгә хуш ис чәчеп, болыннарны, тугайларны ямьгә күмүче чәчәкләрдән; үләннәр өстендә җемелдәгән энҗе чыклардан, болытларга үрелеп үскән таулардан, таң йолдызы Чулпанның алсу йөзеннән, Кояшның беренче талгын нурларыннан...
    • Әй, татлы чишмә! Көмештәй сафлыгыңны, үзеңә генә хас челтер моңнарны син каян аласың?
    • И, тылсымлы гөлләр! Гүзәл чәчәкләр! Адәм күзе күреп туя алмаслык чибәрләкне, җан ияләренең рухын сокландырырлык, иснәп туя алмаслык хуш исләрне сез каян аласыз?
    • Туган җирдән...
    • И, йомшак үләннәр! Бөдрә бөреләр! Шулкадәр самими матурлыкны сез каян аласыз?
    • Туган җирдән.
    • И, бөркетләр патшалыгы булган горур тау! Каян аласың син тиңсез олуг горурлыкны?
    • Туган җиремнән...
    • И газиз туган җир! Каян килә сиңа бетмәс-төкәнмәс хозурлык?
    • Тәңренең рәхим-шәфкатеннән.

     

    Шифалы яңгыр

    Яңгырга сусаган бар дөнья

    Шулвакыт бер болыт килде дә,

    Биектән елмаеп көлде дә,

    Яңгырын сибәли башлады.

     

    Елмаеп көлделәр чәчәкләр,

    Юынды үләннәр, яфраклар.

    Йотлыгып су эчте туфраклар,

    Җир йөзе яңгырга шатланды.

     

    Иртенләп сулады бар кошлар,

    Яңгырда коенды чыпчыклар,

    Кагынып сайрады сыерчыклар

    Тереклек дөньясы пакъланде.

    Яңгыр туктагач, күк йөзен

    Салават күпере балкытты.

    Игеннәр башларын калкытты.

    Җир-күкләр яшәрде, сафланды.

     

    Бар дөнья яңгырга шатланды,

    Күңелләр акланды, пакъланде.

     

    Соңгы ветеран
    Камай авылы. 23 октябрь, 2001 ел,
    сугыш ветераны Габдулла абый Әхмәтҗанов вафат булды.

    Соңгы ветеранны озатабыз,
    Соңгы тапкыр уза урамнан...
    Аңа хәзер берни кирәк түгел,
    Ак бүз белән инде уралган.

    Соңгы ветеранны озатабыз,
    Хуш инде, хуш, дибез күңелдән.
    Ә җәсәде авылдашларының
    Изге догасына күмелгән.

    Авыл буйлап җеназасы уза,
    Соңгы юлга чыккан ветеран,
    Кырык бердә Ватан сугышына
    Озаткан бит аны бу урам.

    Тәнендәге тимер кыйпылчыгы
    Җирдә калыр хәзер күмелеп.
    Ничә еллар йөрде ул кыйпылчык
    Тәнен, канын, җанын кимереп.

    Түр почмакта тынып, өнсезләнеп,
    Ятим калды аның гармуны...
    Телсез калды гармун, ул сайрамас
    Үзе белән китте бар моңы.

    Моңсуланды авылыбыз бүген,
    Тагын бер кат ятим калган күк.
    Югалттык без соңгы ветеранны,
    Кайтыр әле, дигән өмет юк.

    Гасыр башы безнең авылыбызны,
    Мәхрүм итте инде күпләрдән:
    Ветерансыз калдык, Вафирәсез...
    Вафирәнең җыры, ветеранның
    Тальян моңы иңә күкләрдә.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться