• Новости

    Олкэннэр коне белэн котлыйм!

    Бер җылы сүз...

    Һәр кешенең үз язмышы була,

    Сагышлардан җаннар күшегә.

    Шундый чакта күңел күтәрергә

    Бер җылы сүз җитә кешегә.

    Ихтирамлы булыгыз карт-корыга,

    Шәфкать кылыгыз булган кадәрле.

    Кайчагында шифа булып куя,

    Бер җылы сүз – яшәү ядкаре.

    Язмышлардан узмыш юк икәнен,

    Белми түгел кеше дигәнең.

    Исән чакта кирәк өлкәннәргә

    Сәлам биреп башың игәнең.

    Без дә озын, кара чәчле идек...

    Хәзер ап-ак чәчле әбиләр.

    Йорт эшләрен эшли алмасак та,

    Булышырбыз үстерергә сезгә бәбиләр!

     

    Хөрмәтле авылдашларым, өлкән буын кешеләре!

    Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгыз-оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим!

    Зур ихтирам белән, Фәния Латыпова (Каримова). Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2021 ел, сентябрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться