• Новости

    Сэлэхи жизни турында хатирэлэр

    Салахеттин җизни турында хатирәләр.

         Минем Насиров Салахетдин Шаймардан улы турында аз гына белгәннәремне язасым килә. Сабыр, ягымлы, тырыш, бөдрә чәчле, һәрвакыт елмаеп торучы безнең Сәләхи җизни иде ул.

         Мин аның сугышка китү-кайтуларын хәтерләмим, ә менә Фәйрүзә апаны кияүгә сорап ни өчендер безнең әнәй янына килде. Фәйрүзә апа – әнәйнең абыйсының кызы. Бу вакытны бик яхшы хәтерлимен.

         Әнәй сөйләве буенча “өйләнәсең, әгәр көнләшмәслек булсаң, төрле сүзләр белән кыерсытмаслык булсаң”,-дигән. Өйләнгәч, югары оч Рахимәттәйнең өенә башка чыктылар. 1949 елда беренче кызлары Саимә туды. Тора-бара җизнинең тырышлыгы белән матур итеп яңа йорт та салып чыктылар. 1951 елда Мәүлидә туды. Мин, күрәсең, тамак туйдырыр өчен, бала карау сәбәбе белән бик еш аларга барганмындыр. Җизни кич белән 2 көлтә чыбык кертеп чишеп җибәрсә, ярты өй тула иде. Мин ул үргән кәрҗиннәрне чистартам, аның кәрҗиннәре бик авыр була торган иде. Кич идәннәрне себереп өйгә кайтам. Ул миңа “Молодец, Фанюшка!”-ди. Әнәйне – әбиегез, Фәйрүзә апага түтәй ди торган иде. Без бик дус-тату яшәдек. Безгә бер тыкрыктан Фәйрүзә апа килеп керсә, икенче тыкрыктан җизни килеп керә, аннан икәүләшеп көләләр. Алар артыннан Саимә, Мәүлидә килеп җитә. Саимә бездә кунарга ярата торган иде.

         Без таралышып беткәч, тәмле ризык пешерсәләр дә, мунча яксалар да әнәйне култыклап, йә йөгертеп, йә күтәреп алып килә торган булганнар.

         Мәүлидә сөйләгәннән: Мин Гайшә әбине – минеке, Гатифә әбине – Әлфинурныкы дип уйладым, үскәнче ди.

         Равия сөйләгәннән: Мин Шәрифҗан абыйны (Фәния апаның энесе) кечкенә чагыннан ук яраттым, әллә тагы әтәйгә караганда да ныграк ди.

    Равиянең тагын бер истә калган вакыйгасы: Беркөн иртән Саҗидә апа килә, Гайшәттәйнең кәҗәләре кычкыра, капкасы бикле, әллә бер-бер хәл булганмы, ди. Фәйрүзә апа белән Равия бакчадан йөгереп киләләр. Ишек бикле, тәрәзә ярыгыннан күрәләр, әнәй ята. Икенче тапкыр караганда, әнәй борылып яткан була. Кайтып килик, бәлки торыр диләр. Килүгә, тагын икенче ягына борылган, димәк, исән. Әнәй 2 төн, 1 көн йоклаган. Икенче көнне иртәнгә таба уянып урамга чыккан, үтеп баручы Саетгали улыннан “Илфат, ипи килгәнме әле?”-дип сораган. Тегесе  “Килгән, килгән!”-дигәч, әнәй ипигә чыгып китә. Кеше дә юк, машина да юк, аптырап кала.

         Фәйрүзә апалар килгәч сөйли, йоклый алмагач Шәмсиягә барганын. Тегесе: “Гайшәттәй, бу балаларныкы, сиңа икене эчәргә кирәк булыр “,- дип “Демидрол” дару бирә. Әнәй эчкән, һаман йоклап китә алмагач, “балаларныкының ни файдасы булсын”,- дип күбрәк эчкән.

         Без телефон аша сөйләшкәндә дә Фәйрүзә апа, җизни турында искә алабыз. Алар гомере буе уен-көлкеле, шат, бәхетле яшәделәр. Фәйрүзә апаның гомере кыска булды, җизнинең үлеме үкенечле булды, урыннары оҗмахта булсын. Балалары таза-сау булсыннар, әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә догачылар булсыннар.

                  Фәния Латыпова, Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2021ел, сентябрь

    Бу язманы әзерләп бирүче Хромшина Гөлнәзирәгә күп рәхмәтебезне белдерәбез!

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться