• Новости

    Туган яктан илхам алып. Зиннур Мехамматдинов

    Зиннур Мөхәммәтдинов. Туган яктан илһам алып

     

    "Туган яктан илһам алып" әдәби сәхифәсен укып баручыларга бүген тагын бер талантлы якташыбыз иҗатын тәкъдим итәбез, ул - һәвәскәр композитор Зиннур Мөхәммәтдинов.

    Зәйтүн гөлчәчәге кебек...

    Республикабызның Менделеев районы халкы үзешчән композитор Зиннур Мөхәммәтдиновны бик яхшы белә, шул төбәктә яшәүчеләр арасында ул киң танылган, популяр композитор. Бу төбәк халкы аның матур-матур җырларын яратып җырлый, аның концертларын, иҗат кичәләрен оештыра, аны үзенең композиторы санап хөрмәтли. Ә менә Зиннур Мөхәммәтдиновның бер җыры – иң матур җыры “Вәгъдә”не бөтен татар халкы белә, ярата. “Вәгъдә” җыры 50 нче елларның ахырларында, 60-70 нче елларда татарлар яшәгән һәр җирдә бик популяр иде. Ул җырны беренче башлап үзенең концертларында танылган җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов җырлады, аңардан башка җырчылар күтәреп алдылар, профессиональ җырчылар, һәвәскәр башкаручылар ул җырны озак еллар репертуарларыннан төшермәделәр. Халык кайда җырлап күңел ача, сабан туендамы, мәҗлестәме, бәйрәмнәрдәме, туйлардамы – һәркайда бу җыр яңгырап, күңелләрне назлый иде. Яшьлеге сугыштан соңга туры килгән безнең буын кешеләренең моңлы бер юлдашы булып, бу “Вәгъдә” җыры безнең колакларда һаман матур бер аһәң булып чыңлап тора.

    Зәйтүн гөлчәчәге кебек,

    Яшьтән сөйгән үз ярыңны

    Нигә инде ялгыз итәргә?.. – дигән беренче карашка гади генә кебек, әмма ләкин тирән мәгънәле шигъри сүзләре белән ул җыр яраткан һәр татарның йөрәк кылларын тибрәтте.

    Бу җыр озак еллар халык көе дип саналып йөртелде. Болай йөртелүенең бик хикмәтле, фаҗигале тарихы бар.

    Мөхәммәтдинов шул Менделеев районының Псәй авылында 1926 елда туа. Кечкенәдән җырга, моңга, сәнгатькә гашыйк булып, гармун уйнап, җырлап җиеп үсә. Авыл тормышының авырлыкларыннан зарланмыйча, шат күңелле булып, җаны-тәне белән авылның культура эшләренә бирелеп үсеп, сөлектәй егет булгач, фашистларга каршы сугышка китәргә мәҗбүр була. Бәхетенә каршы, сугыштан исән-сау кайта. Кайту белән үз авылларында клуб мөдире булып эшли. Авыл яшьләре белән күп кенә спектакльләр, концертлар куялар. Егетнең күңеле шундый күтәренке була, канатланып, дәртләнеп ул 1949 елны Казан театр училищесына укырга керә, артист булырга хыяллана. Көтмәгәндә аның матур хыялларын челпәрәмә китереп , язмышы өстендә кара болыт куера, советка каршы пропаганда алып баручы дигән яла ягып, Зиннур Мөхәммәтдиновны Сталин лагерьларына  - Магаданга, Колымага сөрәләр. Яшьлегенең иң матур еллары – алты елы сөргендә газапланың үтә.

    Күп газаплар кичереп үткәргән бу фаҗигале елларда халык арасында яратып җырланган “Вәгъдә”не Мөхәммәтдинов үз авылларында спектакльләр куеп йөргән чакларында язган була. Башта бу көй М.Әмирнең “Тормыш җыры”  спектаклендә яңгырый. Чөнки Псәй һәвәскәрләре “Тормыш җыры”н сәхнәгә куйган чакта, бу драма өчен Җ.Фәйзи язган көйне ишетмәгән булалар. Аннары Мөхәммәтдиновның бу көе Псәй яшьләренең башка спектакльләрендә яңгырый. Шулай итеп көй авылдан-авылга күчә, тарала, популярлаша, татар яшәгән барлык төбәкләргә үтеп керә.

    “Вәгъдә”  шулай дөнья гизә, ә авторы, җырның композиторы Себер тайгаларында газап чигә. Җыр канатлы шул ул, бер күтәрелеп очып киткәч, җырның язмышы бәхетле.

    Зиннур Мөхәммәтдинов та бәхеттән мәхрүм түгел икән, туган авылына исән-сау кайтып, үз җырының дөнья гизеп, матур яңгырап, халкыбызга хезмәт итүен ишетеп, шатлана, куана. Тик үзенең автор буларак билгесез калуына гына борчыла. Тәвәккәлләп үзенең бу җыры турында композитор Җәүдәт ага Фәйзигә хат яза. Җәүдәт ага Фәйзи , халык көйләрен җыеп, эшкәртеп, аларның тарихын язып, китаплар чыгарган композитор , бу хатка бик зур игътибар бирә, һәм , Зиннур Мөхәммәтдиновның “Вәгъдә”  җыры авторы булуын раслап, “Халык җәүһәрләре” дигән китабында язып чыга. “Зиннур Мөхәммәтдинов кебек халык талантлары күп бездә”, - дип тәмамлый үзенең язмасын Җәүдәт ага.

    Сөргеннән кайтып, реабилитацияләнгәч, Зиннур Мөхәммәтдинов үз авылларында башта тракторчы, аннары озак еллар клуб мөдире, киномеханик булып эшли. Читтән торып Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. Әлбәттә, көйләр язуын дәвам иттерә. Үзлегеннән нота грамотасын үзләштереп, күп кенә көйләр яза. Хәзер аның берничә дистә җыры бар. Минем дә берничә шигыремә ул музыка язган иде. “Авылым чишмәләре”дигән җырыбыз Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева башкаруында телевидение аша яңгырады. Радиода аның магнитофон тасмасына язылган язмасы да бар. Әмма  бу җырны бик сирәк яңгыраталар. Кызганычка каршы, гомумән, Зиннур Мөхәммәтдиновның җырлары әле җырчыларыбыз тарафыннан ныклап өйрәнелми, аларга әле җырчыларыбыз тиешенчә игътибар итми. Менә бу китап дөньяга чыккач, җырчыларыбыз Зиннур Мөхәммәтдиновның җырларына игътибар итсеннәр иде. Халкыбыз талантлары чыгарган көйләр арасында зәйтүн гөлчәчәге кебек матур җырлар югалып калмасыннар иде.

                                                                                                   Гөлшат Зәйнәшева

    Җырлары булсын юлдаш

         Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк егет үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Авыл клубларында концерт һәм музыкаль спектакльләр вакытында һәвәскәр артистның үзе уйнап җырлавы беркемне дә битараф калдырмый.

    1943 елның көзендә Псәй авылыннан алты егет, биштәрләрен асып, хәрби хезмәткә китәләр. Авылдашлары аларны басу капкасына кадәр озата бара. “Әгерҗегә барышлый, Тойгуҗа авылында тукталып, бәлки, соңгысы булыр. дип кичке уенда күңел булганчы җырладык, биедек һәм сәфәребезне дәвам иттек”, – дип искә ала карт солдат ул чорны.

         Аннан Суслонгерда күргән михнәтләре турында тәэсирләнеп хатирәләрен яңарта ул. Корал склады, күперләр саклау йөкләнгән батальон сугышчылары артиллерия снарядлары төялгән авыр әрҗәләрне эшелонга җибәрергә тиеш булалар. Фашистлар белән күзгә-күз очрашмаса да, ул елларның авырлыклары, газаплары Зиннур ага тормышында тирән эз калдыра. “Сугыш беткән”,-дигән хәбәр таралып, күпләр туган якларына кайту шатлыгын кичергәндә, ул хәрби әсирләрне саклау беләш мәшгуль була.

         Исән-имин кайтуына канатланып, дәртләнеп, клуб мөдире булып эшли башлый Зиннур Мөхәммәтдинов. Казан театр училищесына укырга керә, артист булырга хыяллана. Ләкин аңа матур уй-теләкләрен тормышка ашыру насыйп булмый. Көтмәгәндә Советка каршы пропаганда алып баручы дигән яла ягып, Сталин лагерьларына – Магаданга, Колымага сөрәләр. Шулай итеп, Зиннур аганың алты ел гомере сөргендә үтә.

         Мәдәният хезмәткәре булып эшләгәндә пьесаларда җырларга көй иҗат итүче буларак та халык арасында таныла. “Вәгъдә” – шундыйларның берсе. Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” спектаклен сәхнәгә куйганда бу драма өчен Җ.Фәйзи язган көйне песәйлеләр әле ишетмәгән була. Авылдашы Нур Шәриф сүзләренә язылган көй башка спектакльләрдә дә җырлана. Телдән-телгә күчеп, җыр популярлык ала, татарлар яшәгән төбәкләргә тарала һәм халык җыры буларак яратып башкарыла. Шактый озак шулай дәвам иткәннән соң, берничә дистә еллар үткәч, ул үзенең авторын таба.

       Сөргеннән кайтып реабилитацияләнгәч Зиннур Мөхәммәтдинов башта тракторчы, аннан озак еллар буена клуб мөдире, киномеханик булып эшли. “Кинематография отличнигы” дигән мактаулы исем һәм күпсанлы Почет грамоталары белән лаеклы ялга чыга.

         Клуб мөдире булып эшләгән чорда, концертларда аккомпаниатор, үзе уйнап җырлаучы, музыкаль пьесаларга көй язучы, төп рольләрне башкаручы булу өстенә, концертларны алып баручы конферанcье да була ул. Якташ шагыйрьләребез Нур Шәриф, Илгиз Абдуллин, Дифкать Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин, Камил Гыйльмуллин, Фәния Шакировалар шигырьләренә генә түгел, танылган шагыйрьләр сүзләренә иҗат ителгән көйләре дә бихисап.

         1954 елда өйләнешеп, Мәрьям апа белән озак еллар бергә гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Зиннур ага ялгыз. Мәрхүмә карчыгын юксынып, моңаеп яши. Соңгы вакытта туганнары Нурания һәм Касыйм Ситдыйковлар тәрбиясендә ул.

         Юбилеен билгеләп үткән көннәрдә туган авылы Песәй турында җыр иҗат итү хыялы белән яши ветеран. Һәм киләчәктә үзенең әсәрләрен башкаручылар күбрәк булып, халык арасында моңа кадәр язган җырлары популярлык казансын иде дигән теләктә кала.

                          М.Григорьева . “Менделеев яңалыклары”, 2006 ел 10 март

     

    Агыла да моң агыла

         Без үскәндә, (1960 ел) “Вәгъдә”  җыры иң популяр җырларның берсе иде. Авыл үзешчәннәре, профессиональ артистлар концертларында да “Вәгъдә” көе башкарылмый калмагандыр. Ә инде яшьләрнең аны тар урамнарны киң итеп җырлап узулары, һәр мәҗлес “репертуары”нда

    төп урынны биләве хәтергә нык уелып калган. Без ул җырны Татарстан радиосы аша еш кына Сөләйман ага Йосыпов башкаруында тыңлый идек. Бу чорда чын-чыннан халык көенә әверелгән “Вәгъдә” җырын халык көе дип игълан итәләр иде. Әмма бу җырның язмышы, тууы башкачарак икән шул.

         Менделеев каласына килгәч, З.Мөхәммәтдиновның “Вәгъдә” исемле җырлар җыентыгы кулыма килеп керде. Билгеле, инде, мин иң тәүләп авторның биографиясенә игътибар иттем. Халык җыры дип йөрткән “Вәгъдә”нең авторы бар һәм исән-имин Менделеев районының Песәй авылында яшәп ята икән ләса! Билгеле инде, җыр-музыка сәнгатенә белгечлегем буенча һич тә мөнәсәбәтем булмаса да, әмма татар, башкорт җыры моңына мөкиббән киткән кеше буларак, форсат чыгу белән, Зиннур ага белән очрашырга-танышырга ашыктым.

    ...Мине Зиннур ага һәм Мәрьям апа бик җылы каршылады. Һәм тәэсоратларга бай әңгәмәбез таңгача дәвам итте.

    ...З.Мөхәммәтдинов 1926 елда 5 бала арасында 4 нче ул булып дөньяга килгән. Бу гаиләдә барысы да моң-көйгә хирыс була. Әтиләре Мөхәммәтдин ага өздереп гармунда уйнаса, әниләре Нурниса апа оста мөнәҗәтче була. Билгеле инде, өйдә җыр, гармун моңы өзелеп тормагач, аларның балалары да музыкага һәвәс булып чыга.

    Зиннур җыр-моңга, сәнгать дөньясына аеруча гашыйк булып үсә. Спектакльләрендә дә, гармуннарында да уйный ул. Һәр спектакль, концерт, аның катнашыннан тыш узмый. Әмма аның сәнгать дөньясына үзен багышларга ният тотып йөргән хыяллары тиз генә тормышка ашмый шул әле...

         Әле мыек та төртеп чыгарга өлгермәгән 17 яшьлек Зиннур, 1943 елда, гармунын калдырып, яу кырына китә. Сугыш яланнарыннан исән-имин 1946 елда әйләнеп кайта ул. Кайту белән аны туган авылларында клуб мөдире итеп куялар. Егет һәр спектакльнең, концертның үзәгендә була.

    ...“Вәгъдә” җырының туу тарихы да кызыклы. Авыл үзешчәннәре белән Зиннур авыллардан-авылларга концерт-спектакльләр куеп йөриләр. Әнә шул чорда бу җыры туа да инде Зиннурның.

         Иң тәүләп авыл үзешчәннәре бу җырны Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” спектаклендә файдаланалар. Шул рәвешле, бу җыр авыллардан-авылларга күчә-күчә бик популяр булып китә... Ниһаять, Зиннурның хыялы тормышка аша: 1949 елны ул Казан театр училещесына укырга керә. Әмма матур хыяллар көтмәгәндә челпәрәмә килә.

    ...Эш болайрак килеп чыга. Егетләр училищеда укып йөриләр. Әмма тормыш шартлары начар: ашарга ипи, кияргә кием, торырга урын юк. Егетләр, бу хәлләр белән килешә алмыйча, прокламацияләр тараталар. Әмма КГБ агентлары да үз эшләрен “яхшы белүчеләр” шул: тиз арада аларны кулга алалар.

         23 яшьлек Зиннурны иң тәүдә “Черек күл”дә 2 ай яткыралар. Аннан инде Колыма тарафына этап белән алып китәләр. Яшьлегенең иң матур вакытлары Сталин лагерьларында үтә аның.

         Зиннур ага үзен читлеккә ябылган кош кебек хис итсә дә, күңеленнән көйләр тудыра тора.

         Зиннур Мөхәммәтдинов, 6 ел сөргендә “казна шулпасы” чөмереп, ниһаять. 1954 елда туган туфрагына аяк баса. Үзенең 1947 елда шагыйрь Нур Шәриф сүзләренә язылган “Вәгъдә” җыры әле дә халык арасында популяр булуын ишетеп бик сөенә ул. Мәгәр авторлары  - халыкка билгесез. Озак кына газаплы уйланулардан соң, Зиннур бу хакта композитор Җәүдәт ага Фәйзигә хат яза. Җәүдәт ага хатны игътибарсыз калдырмый: “Вәгъдә” көенең авторы Зиннур Мөхәммәтдинов икәнен раслап “Халык җәүһәрләре” исемле китабында язып та чыга. Ниһаять, дөреслек тантана итә. “Вәгъдә” көенең авторы ачыклана.

         Сөрген газапларын кичереп кайткач, Зиннур ага Чаллыда тракторчылар курсларын тәмамлый, тракторда эшли, концертлар белән авылларга йөрергә дә форсат таба. Ул 10 еллап гомерен Песәй авылы клубында эшләп үткәрә: киномеханик та, клуб мөдире дә була ул. Читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый, көйләр язуын һич тә туктатмый, нотаны да үзлегеннән өйрәнә. Хәзер Зиннур ага Мөзәммәтдиновның 150 ләп җыры бар. Ул күп җырларын нигездә Зәки Нури, Гөлшат Зәйнәшева, Саҗидә Сөләйманова, Резеда Вәлиева, Нәҗип Мадьяров кебек күренекле шагыйрләр һәм урындагы авторлар Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин сүзләренә яза.

          Аның күп кенә җырлары радио-телевидение аша яңгырый. Әмма дөресен әйтик: күп бәндәләр “кешенеке –кештәктә” дип яшәгән заманда аның иҗатына тиешле игътибар бирелми әле – аларны халыкка җиткерү хәстәрлеген күрүче юк дияргә була. Ә аның тәкъдим итәрлек, халык арасында популяр булып китәрлек җырлары да аз түгел бит.

         Хәзерге көндә сигезенче дистәне куалаучы Зиннур ага һәм җәмәгате Мәрьям апа икесе генә олы бер йортта гомер көзләрен каршылыйлар.

    Сүз арасында Зиннур ага кулына әле баянын, әле тальянын ала. Гармонь телләреннән яңа көйләр, яңа моңнар агыла. Алар арасында, һичшиксез, “Вәгъдә” кебек популяр, озын гомерле булырлыклары да бихисап. Зиннур аганың бу көйләренә дә бәхетле киләчәк телисе килә.

     

                                                                                                 Р.Сәетгәрәева

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться