• Новости

    Марсель Гыймазетдинов истэлегенэ

    Шагыйрьнең “Күңел сандыгы”

     

         Декабрь аеның 11 нче көнендә Бәзәкә авылында туып үскән шагыйрь  Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 78 ел тулды. Безнең горурлыгыбыз булган якташыбызны искә алу, аның якты  иҗатын таныту максатында    авыл китапханәсендә һәрдаим төрле чаралар үткәрелеп килә.  Бу юлы  талантлы авылдашыбыз иҗаты белән танышу өчен чарага  урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

         “Күңел сандыгы” дип исемләнгән әдәби кичәне ачып  Бәзәкә китапханәчесе Ф.Бәшәрова укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, нәшер ителгән шигырь җыентыклары – “Яшәү мәгънәсе”, “Язлардан алалмыйм күземне”, “Син мине белмисең” дигән китаплары, иҗатындагы төп темалар  белән таныштырды. Видеоязмадан М.Гыймазетдиновның төрле кичәләрдә үзе укыган шигырьләрен, аны татар дөньясына таныткан һәм көннән-көн популярлаша барган җырларын  укучылар бирелеп тыңладылар. Кичәне дәвам итеп катнашучылар “Син мине белмисең” дигән җыентыктан шәфкатьлелек, намус, сагыну, ярату, соклану турындагы шигырьләрен укып шагыйрьнең “Күңел сандыгы”нда нинди хисләр сакланганын ачыкладылар. Аның шигырьләрен укып, тыңлап киткән   яшь буын да бу хисләрне үз күңеленә  салыр дип ышанасы килә. Әдәби кичә шагыйрьнең истәлегенә авыл китапханәсендә эшләнгән

     “Шигырем һәйкәл, җырым маяк булса иде,

       Алга әйдәп алып барырлык”

    дигән стенд янында фотога төшү белән тәмамланды.

                                       

                                                                                                  Ф.Бәшәрова

    библиотека

    Марсель Гыймазетдинов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться