Хөрмәтле бәзәкәлеләр!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче 2022 ел белән котлыйм!
Яңа ел хәерле, бәрәкәтле, имин ел булсын! Барчабызга да күңел тынычлыгы, исәнлек-саулык, иман ныклыгы, булганына шөкер итеп, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын!
Яңа елга үпкә-рәнҗешләрсез керик, бер-беребезгә миһербанлы булыйк, дус-тату яшик!
Бу короновируслы еллар, борчу-мәшәкатьләр артта калып, һәркайсыбыз исән-имин, таза-сау булыйк!
Бәзәкә авылы ветераннар Советы рәисе Рәмзия Мөхетдинова