• Новости

    Яна ел белэн котлау. Аниса Махмутова

                   Я Ң А   Е Л   Б Е Л Ә Н,  А В Ы Л Д А Ш Л А Р!

    Менә тагын бер ел үтеп китте. Бик авыр ел булды бу 2021 ел. Күпме яраткан, якын кешеләребезне алып китте ул. Гаиләләргә күпме хәсрәт, күпме кайгы алып килде. Соңгы ике ел, гомумән, барлык халык өчен әйтеп бетергесез аяныч хәлләр, авыр язмышлар елы булды. Нишлисең, без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Ходай шулай язгандыр инде.

    Аның өстенә нурлар сибеп торган мәдәният йортыбыз да ябылды. Теге кешене китерәбез, бу кешене куябыз, дип, авыл кешеләрен, район башлыкларын котыртып йөргән кешеләргә рәхәттер инде, күңелләре булгандыр. Клубның таралуы үзебезнең авылдашларның эше. Күпме активистларыбыз бар иде бит. Казанга кадәр барып, данга күмелеп кайттыгыз. Күпме матур, кызыклы кичәләр ясап, клуб залын шыгырым тутырып, халыкны ял иттердек. Болар бит барысы да сезнең хезмәтегез. Үзегез дә күпме уңай хисләр кичердегез. Кызлар берегезне дә кыерсытмады, һәрвакыт сезне җыеп, бердәм группа итеп тотарга тырышты. Бөтенесе беткәч, уфтанып йөрүнең файдасы шуның хәтле генә. Бар нәрсәнең дә үз вакыты бар шул.

    Ярый инде, вакыт бер урында гына тормый. Ковид ике елга гына килмәгәндер дип уйлыйм. Ходай безгә түземлек бирсен, тынычлык, психозга бирелмичә яшәргә язсын. Илләр дә болганып тора. Бөтенесенә нәрсәдер җитми, гаеп табарга, берсен берсе батырырга гына торалар. Инде, ходаем, сугышлардан сакла. Элек тә җир шарында шундый хәлләр булып торган – без генә бернәрсә дә белмичә, җан тынычлыгында яшәп ятканбыз. Ә хәзер телевизор, интернет бөтенебезгә дөресме, дөрес түгелме юк-бар нәрсәләрне җиткереп тора, кайсына ышанырга да белмәссең. Бөтен нәрсә җиткән – ашыйм дисәң ашау бар, нәрсә киясең килә, шуны алып киясең. Тик җан тынычлыгы гына юк. Элек киләчәккә зур ышаныч, өмет белән яши идек, ә хәзер - кем белгән нәрсә буласын.

    Авылдашларымны Яңа ел белән котлыйм дип яза башлаган идем, әллә нәрсә килеп чыкты. Ярар инде, гафу итәрсез. Шатлыклы вакыйгалар да күп булды бит инде: кемдер яңа гаилә корган, кемнеңдер газиз баласы туган, кемнәрдер яңа өйдә, фатирда тора башлаган, яңа яраткан, акчалы эшен тапкан, балалары мәктәпне уңышлы бетереп, укуын дәвам иткән. Иң кирәклесе, исән-сау тормышын дәвам итә.

    Кадерле авылдашларым! Сезне Яңа 2022 ел белән чын күңелдән котлыйм. Тормышыгызда авырлыклар, бәхетсезлекләр булмасын. Барыгызга да сәламәтлек, матур, тату, бай, тигез тормыш телим, уңышлар, бәхет, саулык юлдашыгыз булсын. Күптән авылдан киткән булсам да, мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең кайгы-хәсрәтләрегез дә, яхшы хәбәрләрегез дә минем җаныма, йөрәгемә тәэсир итә. Шуңа күрә гел матур хәбәрләр генә ишетәсем килә.

    Бары тик яхшы теләкләр белән Мәхмүтова Әнисә. Алабуга, 25 декабрь, 2021 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться