• Новости

    Фарзетдинов Кашаф- пополнение в Бессмертном полку

    Фарзетдинов Кашаф- пополнение в Бессмертном полку

         Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы архивының яңа ачылган документлары арасында тагын бер герой-бәзәкәле табылды. Бу 1941 елның 10 июлендә Бәзәкәдән Бондюг райвоенкоматы хәрби хезмәткә чакырып Әгерҗе райвоенкоматы тарафына җибәрелгән Фәрзетдинов Кашаф (1906 елгы).

         «Похозяйственные книги с.Бизяки в 1940-42 г.г.» да аның турында бернинди дә язма юк. Мөгаен, ул Бәзәкәгә килеп эшләгән кеше булырга да мөмкин. Армияга Бәзәкәдән чакырылгач, ул вакытта туган урынын да Бәзәкә дип күрсәткәннәр. Без андыйларны да үзебезнең якташлар дип исәпләп, Бәзәкә авылының Үлемсез полкы исемлегенә кертәбез. Бәлки әле аның балалары Бәзәкәдә тугандыр, бәлки хатыны Бәзәкәнеке булгандыр- бу язмалар аларга нәсел җепләрен табарга булышса, без бик шат булыр идек.

         “Хәтер китабы”да Фәрзетдинов Кашаф Әгерҗе районындагы Бәзәкә авылында туган дип язылган. Моны военкомат писарьлары ялгышы дип уйларга кирәктер: Кашаф абыйның Бондюг военкоматыннан Әгерҗе военкоматы тарафына җибәрелүен бутаганнар, ахрысы. Чөнки бүтән бер генә архив документында да Кашаф абыйны һәм Әгерҗе районын бәйләгән язма да табылмады.

         1941 елның июленнән 1942 елның сентябрендә кадәр Кашаф Фәрзетдиновның сугышчан юлын яктырткан документлар табып булмады. “Хәтер китабы”да гына аның 193-нче укчы дивизиянең 685-нче укчы полкы составында сугышып, Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларда 1942 елның 25 сентябрендә башын салганы язылган. Бу укчы полк Сталинградка килеп җиткәч, легендар Александр Родимцев командалыгындагы 13-нче гвардияле укчы дивизия составына бирелә һәм алар бергәләп сугышның иң авыр көннәрендә немец гаскәрләренең алга барышын туктаталар. Сезне соңрак бу дивизиянең һәм якташыбыз Фәрзетдинов Кашафның сугышчан юлы белән таныштырып китәрбез.

        Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться