Ахмеров Баян Вәли улы Бәзәкә авылында тумаса да, сугыштан һәм хәрби хезмәттән соң Бәзәкә, Ык Тамагы, Сәйтәк, Мари Тәкәше, Татар Тәкәше авылларын берләштергән “Кама” колхозы белән 1958 елдан башлап 25 ел дәвамында җитәкчелек итә. Ул 1914 елда бүгенге Актаныш районының Күҗәкәй авылында Габделвәли бай гаиләсендә туа. 1930 елларда әтисе Габделвәли байны “раскулачивание” вакытында сөргенгә сөрәләр- ул шуннан бүтән туган якларына кайтмый. Алга таба Фәтхелбаян (соңрак ул Баянга үзгәрә) тормышны үзе көтә башлый, әчесен дә, төчесен дә татырга туры килә аңа. Авырлыкларга карамастан, ул укытучылыкка укып чыга һәм Әгерҗе районына эшкә җибәрелә. Аннан соң Бәдәр Насиковага өйләнеп, алар Алабугада, Бондюг районында укыталар.
Ахмеров Баян Вәли улын Бондюг райвоенкоматы Кызыл Армия сафларына 1940 елның 1 февралендә чакыра һәм Украинаның Бердичев шәһәрендә урнашкан 146-нчы укчы дивизиягә җибәрә. Аның белән бергә Бәзәкәдән Гайнетдинов Галимҗан да була (Гайнетдинов Галимҗан Баһаутдин улы, 1919 елда туган. Фронттан яраланып 1943 елның январендә Бәзәкәгә кайта. Аны тагын 1944 елның сентябрендә һәм 1945 елның апрелендә армиягә алалар. Галимҗан абый барлык сугышларны исән үтеп туган якларга кайту бәхетенә ирешә, 1985 елда аны 1-нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр).
Чудом выживший в этих непрерывных боях в феврале 1942 года Ахмеров Баян Валиевич оказался в 130-м мотострелковом батальоне 130-й мотострелковой бригады, переформированную в апреле 1942 года в 6-ю стрелковую бригаду. На базе 6-й стрелковой бригады в июле 1942 года была образована 174-я стрелковая дивизия, где заместителем командира 178-го отдельного саперного батальона служил лейтенант Ахмеров Б.В.
За проявленный героизм в ходе этих боев лейтенант Ахмеров Б.В. был представлен к ордену «Красная Звезда»: «Когда наши войска захватили село Петропавловка, то оно само и подступы к немубыли усеяны вражескими минами. Лейтенант Ахмеров Б.В. с одним взводом за два дня под непосредственным минометным огнем снял все мины. Сам Ахмеров за одну ночь простыми крестьянскими вилами снял 86 противотанковых немецких мин. При минировании переднего края нашей обороны, лейтенант Ахмеров руководил самым опасным участком против села Петропавловка, личным примером воодушевляя бойцов. Среди первых подразделений, ворвавшихся в город Коротяк находился и Ахмеров и идя первым, несмотря на сильный огонь автоматчиков, обеспечивал проход наших войск, обнаруживая вражеские мины. В ночь с 7 на 8 августа Ахмеров руководил постройкой переправы против села Петропавловка и был тяжело ранен осколками вражеской мины. Достоин правительственной награды. Командир 174 сд полковник Карапетян». Однако командование 6-й армии за подписью командира и члена военного Совета Льва Мехлиса наградили его в приказе №062/н от 24 сентября 1942 года только медалью «За отвагу».
Каты яраланган лейтенант Ахмеров Б.В. госпитальдән соң САВО (Утра Азия Хәрби Округы) составына кергән 36-нчы одэб да (отдельный дорожно-эксплуатационный батальон) дәвам итә. Соңрак Япониягә каршы сугышларда катнаша.
Сугыш беткәч тә әле Баян абый шинелен салмый. Сугыштан соң ул “Красная Звезда” ордены, “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Бары тик 1956 елның ноябрендә ул майор званиесендә демобилизацияләнеп Бондюгка кайта. Озакламый 1958 елда аны “Кама” колхозына председатель итеп билгелиләр һәм шунда ул 25 ел буе хезмәтен куя. Ул үзеннән соң Бәзәкәдә якты эзләр калдыра: Ахмеров Б.В. колхозны җитәкләгән вакытта авылда яңа Культура йорты, урта мәктәп биналары төзелә, республикада беренче хатын-кыз трактористлар бригадасы оешып эшли башлый.
участники ВОВ, награжденные боевыми и трудомыми наградами
участники ВОВ, вернувшиеся с войны