• Новости

    Флешмоб Китап

    Китап – дустың һәм юлдашың

    Бөтендөнья кычкырып укулар көне 2010 елда "Әдәби дөнья" иҗтимагый оешмасы инициативасы белән башланып китә. Ул мартның беренче чәршәмбесендә "Уку-ул алга хәрәкәт!" дигән лозунг астында үтә. Бәйрәмнең максаты - белемне һәр кешенең аерылгысыз хокукы буларак пропагандалау. Бөтендөнья уку көнендә барлык илләрдәкешеләр бергә җыелып кычкырып укыйлар, тарихлар сөйлиләр. Кычкырып уку кеше белемен үстерүдә иң файдалы практикаларның берсе булып кала бирә. Ул сүзлек запасын арттырырга, тыңлау күнекмәләрен яхшыртырга, аңны үстерергә, кызыксынучанлыкны уятырга һәм җәмгыятьтә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Кычкырып уку шулай ук  дикцияне яхшырта, укылган сүзләрне истә калдырырга ярдәм итә һәм укучы белән аның аудиториясе арасында мөнәсәбәтләр урнаштыра.

    Бәзәкә китапханәсе быел Бөтендөнья кычкырып укулар көнен урта мәктәп белән берлектә 9 сыйныф укучылары катнашында үткәрде. Китапханәче алдан укылачак китаплардан мәгънәле һәм укучылар игътибарын җәлеп итәрдәй  өзекләр әзерләде, әдәбиятны “Китап – дустың һәм юлдашың” дигән күргәзмәгә урнаштырды. Һәр укучы күңеленә ошаган  өзекне сайлап алды, дәвамын китаптан кычкырып укыды. Монда детектив та, мәхәббәт лирикасы да, сугыш, дуслык-туганлык, тәрбия  темасын яктырткан әдәбият  та бар иде. Флешмоб кызыклы һәм файдалы узды.  (март 2022)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться