Бәзәкә мәчетендә “Үлемсез полк”ны искә алалар
Әссәламәгәләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтух, хөрмәтле авылдашлар!
Без Бәзәкә авылы мәчетендә 14 марттан башлап “Үлемсез полк” исемлегенә кергән сугыш ветераннарын искә алуны башлап җибәрдек. Бу гамәл быел өченче мәртәбә кабатлана. Һәр көн Өйлә намазыннан соң 15 ветеранны искә алып дога кылабыз. Тулыландырылган исемлеккә быел тагын 12 кеше өстәлеп, хәзер анда 800 ветеран исәпләнә. Без тулысынча 8 майга кадәр барысын да догаларыбызда искә алып чыгарбыз. Шушы изге эшләребезне Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Бу исемлектә сугышта Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, сугыштан авыр яралар белән кайтып вафат булганнар, Бәзәкәдә туып башка җирләрдән сугышка киткәннәр, сугыштан кайтып авылыбызда һәм бүтән төбәкләрдә яшәп эшләгән якташларыбыз бар. Шушы эшне башлап җибәргән һәм хәзер дә алып баручы якташларыбызга Аллаһының рәхмәтләре булсын. (март 2022 ел)
Мәчет шурасы