• Новости

    Беренче "карлыгачлар"

    Беренче «карлыгачлар»

     

          Бәзәкә авылының бай тарихында бөтен Татарстанны шау-гөр китергән бер вакыйга бар. Бу узган гасырның 70 елларында “Кама” колхозында оештырылган республикада беренче хатын-кызлар трактористлар бригадасы. Сайтта бу “Бәзәкә мадонналары” турындагы язмалар циклын “Менделеевск яңалыклары” баш редакторы урынбасары Рәхилә Мирзаянова әзерләгән материал белән башлап җибәрәбез. Алга таба һәр бригада әгъзасы турында балалары һәм туганнары әзерләгән язмалар белән сайт укучылырын таныштырырбыз. Бу язмалар барысы да сайтның “Знаменитости” бүлегендә “Женская бригада трактористов” папкасында тупланып барачак. Әгәр дә онытылып яки без белмичә калган кешеләр булса (бигрәк тә башка авыллырдан), безгә андый кешеләр турындагы язмаларыгызны юнәлтүегезне сорыйбыз- тарих тулы булырга тиеш!

         Хатын-кыз трактористлар бригадасы исемлеге:

    1. Сәлимуллина Миниямал
    2. Сәлимуллина Фатыйма
    3. Шәймәрданова Газдәбикә
    4. Шаяхметова Нәҗибә
    5. Шарафетдинова Наталья
    6. Хабибуллина Саҗидә
    7. Минегулова Минҗиян
    8. Зайнуллина Фахерлебәнәт
    9. Исмагилова Фәйрүзә

    10.Ахметзянова Фәйрүзә

    11.Шакирова Мәүлидә

    12.Мухаметдинова Мәүлиха

    13.Ахметзянова Рәвилә (Тат.Тәкәш)

    14.Тарасова (Мокеева) Дарья (Сәйтәк)

    15.Гайнетдинов Шәмсетдин (бригадир)

    16.Халиков Миннеәхмәт (механик)

    Тракторист хатын-кызлар ирләр белән бер рәттән “корыч атларны” җигәрлиләр. Шул ук вакытта, бала үстерү, йорт эшләре дә алар өсләрендә була.

    Тракторчы хатын-кызлар безнең горурлыгыбыз, мактауга лаеклы хатын-кызларыбыз! Аларның хезмәте, үткән тормышлары онытылмасын, якты матур истәлек булып саклансын иде!

    ____________________________________________________

    Ярты гасыр элек «Кама» колхозы базасында Татарстанда беренче тракторчылар бригадасы үз эшен башлады

    “Менделеевск яңалыклары газетасының «Кайтарылган исемнәр» махсус проекты

    Рәхилә Мирзаянова

     

         1972 елда алты кыю хатын-кыз «тимер ат» руле артына утырды, өч елдан соң аларның саны унбишкә җитте.

         Хөрмәткә һәм мактауга лаеклар

         –Төп составка минем әнием Фатыйма Сәлимуллина, Миниямал Сәлимуллина, Наталья Шәрәфетдинова, Нәҗибә Шәяхмәтова, Газдәбикә Шәймәрдәнова һәм Саҗидә Хәбибуллина керделәр, – дип искә ала Зөһрә Сәлимуллина. – Бригаданы «Беренче карлыгачлар» дип атадылар. Аның белән Миннәхмәт Халиков җитәкчелек итте. Бу ханымнар бер эштән дә курыкмыйлар. Кышын басу-кырларга тирес һәм черемә чыгаралар, җәен – колхоз складларына печән, бәрәңге, чөгендер ташыйлар. Тырыш тракторчылар тиз арада бөтен илгә танылалар, аларны телевидениедән күрсәтәләр, газеталарда язалар. Әни 1973 елда «Лаеклы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, бер елдан соң Краснодарда Бөтенсоюз хатын-кыз-механизаторлар слётында катнаша. 1975 елда бригада Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә була. Шул ук вакытта алар йорт мәшәкатьләренә дә өлгерәләр, балалар үстерәләр. Бәзәкә тракторчылары – безнең горурлык, хөрмәткә һәм мактауга лаеклар.

         Ирешелгән уңышлар өчен көмеш медаль

         Мәүлидә Шакирова унбиш ел трактор рулен әйләндерә.

    – Әни авырлыклардан курыкмады, – дип сөйли кызы Гөлшат. Аңа нибары ике яшь чагында әтисе фронтта һәлак була. Барлык сугыш чоры балалары сыман, әнигә колхоз эшләренә бик иртә җигелергә туры килә. Иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булу холкын ныгыта, көчле һәм кыю итә. Шуның өчен тракторын ышанычлы йөртә, бурычларын үтәүдә ир-ат коллегаларыннан калышмый.

    Мәүлидә Сәлимовна Почёт грамоталары белән билгеләнә, алар арасында истәлекле бүләк – СССР ВДНХ Баш комитетының көмеш медале.

         Хезмәт стажы 43 ел

         Фәйрүзә Исмәгыйлова «Кама» колхозына кырык елдан артык гомерен бирә. Сыер савучы була, төрле эшләрдә йөри, унбиш ел трактор иярли.

    – Механизаторлар курсын хуҗалык рәисе Баян Әхмәров оештырды, – дип искә ала Фәйрүзә Зәйнетдиновна. –Иске контораның беренче катында укыдык, хәтта 46 сум стипендия дә алдык. Без күп идек – сиксәннән артык кеше. Теория һәм практиканы Әхәт Шәймөхәмәтов алып барды. Укудан соң хатын-кызлардан тракторчылар бригадасы оештырдылар, ул тиз арада районда гына түгел, республикада да абруй казанды. Без, чынлап та, алдынгылардан булдык: норма-планнарны оператив һәм сыйфатлы үтәдек, барлык торак пунктларның басу-кырларын әйләндек. Кайчакта юлда ватылып, батып калдык, чөнки ул вакытта асфальтлар юк иде – ләкин бу безне куркытмады. Ул елларны сагынып исемә алам һәм тормышымдагы иң яхшы чор дип саныйм.

         Ф.Исмәгыйлованың шулай ук күпсанда Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, бүгенге көндә кызлары, оныкларын һәм оныкчыкларының уңышларын төп бүләк дип саный.

         Герой-ана һәм уңган тракторчы

         «Беренче узучы» тракторчылар арасында Саҗидә Хәбибуллина да бар иде. Ул биш ел транспорт белән ышанычлы идарә итә. С.Хәбибуллина – герой-ана, җиде бала тәрбияли.

    Зәңгәр тракторлар авылның бизәге була.

         Әнисе Газдәбикә Шәймәрдәнова турында кызы Гөлфия сөйләде.

    –Әни гомере буе колхозда эшләде. Башта – 60 нчы елларда, кошчылык фермасында, соңрак төзелештә. Ул бригада составында авыл мәдәният йортын төзи. Ачылу тантанасында әнигә тегү машинасы тапшырдылар, әтигә – карават, заманына карата алар кыйммәтле бүләк булган. Аннан соң колхозга зәңгәр тракторлар юнәтелә. Һәм аларның берсе безнең капка янына туктаганда миндә горурлану хисләре уяна иде, чөнки әнием лаеклы ялга кадәр тракторчы булып эшләде.

         Хезмәттә аерылып торуы өчен

         Бригададагы һәр тракторчыны уңай яктан гына характерларга мөмкин. Аларның колхоз һәм район үсеше өчен хезмәте бәһасез. Яхшылар арасында Наталья Шәрәфетдинова да бар. Аның фидакарь эше «Хезмәттә аерылып торуы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бәяләнгән. Наталья Фёдоровна пенсиягә чыккач та «тимер аты» белән ышанычлы идарә итә.

    –Ял итәргә өлгерербез әле, колхозга тракторчылар кирәк, – ди ул.

        49 яшьтә йөртү хокукы ала

         Миниямал Сәлимуллина механизаторлар курсында иң өлкән яшьтәге, әмма тырыш һәм җаваплы «студент» була, Транспорт йөртүче таныклыгы алганнан соң аңа тракторны тапшыралар. Миниямал Шәйхеләхмәтовна норманы 150-170 процентка үти. Урып-җыю кампаниясендә, терлек азыгы әзерләгәндә иртәдән алып караңгыга кадәр хезмәт куя. «Хезмәттә аерылып торуы өчен», «Лаеклы хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», «Сугыш елларында лаеклы хезмәте өчен» медальләре – аның тырышлыгына югары бәя.

    М.Сәлимуллина сөйләгәннәрдән: «Балалар эшемне калдыруымны үтенәләр. Минем көчем җитәрлек, кул кушырып өйдә утыра алмыйм».

         Ирле-хатынлы Миниямал һәм Хәмәт Сәлимуллиннарның бәхетенә биш балалары да хезмәт сөючән, белемле һәм хөрмәтле кешеләр булып үсәләр. Кызларының берсе – Татарстан Республикасының атказанган табибы Мининур Гайфетдинова.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться