• Новости

    Яман гадэт юлдаш булмасын!

    Яман гадәт юлдаш булмасын!

          Бу дөньда  начар гадәтләре булмаган бер генә кеше дә юктыр. Берәүләре  үзләрен тулы канлы тормышка һәм начар гадәтләрдән башка яшәргә инде өйрәтә алган, икенчеләре алардан арынырга омтыла, өченчеләре бернинди чаралар да күрми һәм алга таба да тыныч кына  яши бирә. Элегрәк исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, хәзер инде яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек, сүгенү, шопоголизм  һ.б.

    Бу гадәтләр кеше сәламәтлегенә, тормышына гаять тискәре йогынты ясыйлар, хәтта куркыныч тудыралар.

         Бәзәкә китапханәсендә урта сыйныф укучылары белән узган “Яман гадәт юлдаш булмасын” дигән әңгәмә вакытында сүз әнә шулар турында барды. Укучылар кеше сәламәтлеген тәшкил иткән физик, психологик, әхлакый сыйфатларны ачыкладылар. Үз-үзеңә хуҗа булырга өйрәнергә, тормышның кадерен белеп яшәргә, аның өчен җаваплылык тоярга, ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белергә кирәк дигән фикергә килделәр. (март 2022 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться