• Новости

    Салимуллина Фатима Хоббихужа кызы

    Хөрмәтле авылдашлар! Мин менә тагын әнием Салимуллина Фатима Хөббихуҗа кызы турында исемдә калган истәлекләрне урнаштырырга булдым әле.

    Шушы юлга мине этәрүче, кертеп җибәрүче ике бертуган сеңлем Хәмәт кызы Мининур Гайфетдиновага зур рәхмәтлемен. Шулай ук Бәзәкә авылы сайтында эшләүче, армый-талмый эштән соңгы вакытларында үзләренең хезмәтен күрсәтүче авылдашларым Рәшит Калимуллинга, Фәния Башаровага, Лилия Мунировага, Расим Шакировка олуг рәхмәтләрем барып ирешсен иде. Аларга озын гомерләр, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тормышлар насыйп булсын.

    Әнием Салимуллина (Шафигуллина) Фатима  1926 елның 3 декабрендә Маһирә әби белән Хөббихуҗа бабайның гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 8 яше тулгач мәктәпкә укырга керә, ләкин 7 нче классны тәмамларга насыйп булмый аңа.

    Илдә зур кайгы - сугыш башлана. Бабайны 1941 елның июлендә сугышка алалар, әби дүрт бала белән ялгыз кала. Озак та үтми әнине дә урман кисәргә җибәрәләр, өс-баш начар, чабаталары җиргә бозланып ката, ә шулай да 15 яшьлек кыз урман кисә. 16 яшь тулуга әнине сугышка киткән ирләрне алыштыру өчен Бондюг МТС да тракторга утырталар. Өч яшь кыз Шафигуллина Фатима (әни), Зиннатуллина Мөгәлимә,  Ганиева Мәүгидә апалар көн-төн колхоз басу кырларын сөрә, чәчә.

    Сугыш бетеп, тормышлары яхшыруга өмет итеп бушка эшли алар. 1947 елда әнием әтием Салимуллин Миннәхмәт белән тормыш кора. Кияүгә чыккач кына тамагым ипигә, өстем алмаш киемгә туйды, дип искә ала иде әни. Озак еллар бер йортта килендәше Салимуллина Миниямал белән яшәргә насыйп була әнигә. Бик кешелекле, игелекле була әнигә карата дәү әни “яшерә-яшерә ашата иде мине” -дип сөйли иде әниебез.

    Бер-бер артлы балалар туа, гаилә ишәя, әбиебез Сабехиямал каты авырудан интегеп 2 елда 6 ай урын өстендә ятып әти белән әни тәрбиясендә 1959 елның июлендә бакыйлыкка күчә. Әни ул  вакытта күберәк төзелеш эшендә йөри, ферма, клуб, мәктәп салуда эшли. 1964 елдан “Кама” колхозы складында мөдир вазифасын башкара. Көндезләрен трактор, машина, комбайннарны төзәтергә   запчасть бирсә, кичләрен отчет-чутлау эше белән утыра. 1971 елда колхозда трактористлар курсы ачылу белән беренчеләрдән булып укырга керә. 1972 елның апрелендә алты кыю хатын кыз “тимер ат” руле артына утыра. “Беренче карлыгачлар” бригадасы даны еракларга тарала. Татарстанда алар турында горурланып телевидение, радиодан сөйләделәр, рәсемнәре, исемнәре газета-журнал битләрендә урын алып торды. Үз алларына куелган план-йөкләмәне алар арттырып  үтәделәр. Хөкүмәтебез тракторист хатын-кызларның хезмәтен уңай бәяли, күп санлы бүләк, мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек була алар.

    Коммунист Салимуллина Фатима 1973 елда “ За трудовые отличия” медале белән бүләкләнә, 1974 елда Краснодар шәһәрендә узган Бөтенсоюз механизатор хатын-кызлар слетында  катнаша.

    1974 елның 8 мартында Казан телевидениесендә чыгыш ясый. 1975 елда Мәскәү ВДНХ слетында катнаша һәм 1976 елда әниебезнең фотосы Алабуга район почет тактасында Ленин мәйданында урын ала.

    1977 елда “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. Шулай ук күп балалы гаиләләр өчен бирелә торган медальләр әниебезнең күкрәген бизи: “Медаль материнства II степени” (23.11.1958), “Медаль материнства I степени” (21.03.1961) , “Материнская слава III степени” (19.09.1963).

    1976 елда әниебез пенсияга чыга, ләкин колхоз җитәкчеләребез үтенече буенча ашлык амбарларында мөдир вазифасын башкара.

    Орлык сайлау, саклау, киптерү, маллар өчен фураж әзерләүдә көчен кызганмыйча эшли ул.

    Иң мөһиме, әниебез 1985 елда Хөббихуҗа бабабыз сугышкан һәм         һәлак булган Калуга өлкәсе Спас-Доминский районы туганнар каберлегендә җирләнгән әтисенең каберен күрү бәхетенә ирешә, чәчәк бәйләме, авылыбызның туфрагын сала. Бабабызның исеме язылган Мәңгелек ут янында догалар кыла.

    1992 ел 15 июнь көнне әниебезне мәңгегә югалттык, аның якты, матур истәлекләре күңел түребездә саклана. Авылдашларыбыз, күршеләребез әле хәзер дә  әнине яхшы яклап кына искә алалар.

    Урыннарыгыз җәннәт түрләрендә булып, укыган догаларыбыз барып ирешсә иде сезгә, вафат булган тракторчы кыю йөрәкле хатын-кызларыбыз.

    Исән булган апаларыбызга саулык, гаилә бәхете насыйп булсын иде дигән теләк белән    Зөһрә Миннәхмәт кызы Салимулина. 2022 ел, март.

    знаменитости Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться