• Новости

    Исмагилова Файруза Зайнетдин кызы

    Исмагилова Фәйрүзә Зәйнетдин кызы

    1966 нчы елдан разнорабочий булып колхозда төрле эшләр башкардым. Сәнәк белән тракторга печән төядек, фермаларда агарту эшләре башкардым, откормочный үгезләрне юдырталар иде, колхоз базына бәрәңге чүпләргә төшә идек.

    1970 нче елда  колхоз председателе Ахмеров Баян Вәли улы трактористлар курсы ачты. Уку иске конторның 1 катында оештырылды. Шаймухаметов Әхәт абый укытты. Әле шунда укыган өчен 46 сум стипендия түләделәр. Трактористлар курсында 80ләп кеше

     

    1972 нче елда “Кама” колхозында сыер савучы булып эшли башладым. Шулай итеп, 1977 нче елга хәтле сыер саудым һәм шул елны, кызларга кызыгып, тракторга утырдым.

    Авылыбызда бик күп тракторист хатын-кызлар бар иде: Сәлимуллина Миниямал, Салимуллина Фатыйма, “борчак” Фәйрүзә, Газдәбикә апа, Шаяхметова Нәҗибә, Хабибуллина Саҗидә, Наташа (натук), Исмагилова Фәйрүзә, Мухаметдинова Мәүлиһә, Зайнуллина Фәхерлебәнәт, Шакирова Мәүлидә, Тәкәш авылыннан Ахметзянова Рәвилә, Сәйтәк авылыннан Дарья апалар укыдык. Болары мин белгәннәре генә. Бик күп ир-атлар да тракторлыклыкка укыды.

    1977 нче елда Алабуга районы сельхозхимиясенең хатын-кызлар бригадасына 3класслы тракторчы булып эшкә урнаштым. Шушы эшләү дәверендә Монаш, Илнәт, Камай, Актәҗек, Сәйтәк, Песәй, Турай, Тукай, Тойгуҗа, Бәзәкә авылларында тирес, селос, печән ташу кебек эшләр башкардык. Ык Тамагында да күп эшләр эшләнде. Җәйге челләдә дә, көзге һәм язгы пычракларда да, кышкы бураннарда да эш тукталып тормады. План тутырырга кирәк дип, ял күрмичә эшләттеләр дә, эшләттеләр. Көзге пычракларда биек таулардан төшә идек, нык саз һәм пычрак булганлыктан, саз тракторны этеп төшерә иде. Батып калган чаклар да күп булды. Эштән куркып тормадык, көн дә эшкә чыгып чаптык.

    Бригадирыбыз Бәзәкә кешесе Гайнутдинов Шәмсетдин абый булды. Ул озак еллар эшләде.

    Шушы эшләгән дәвердә бик күп грамоталар, көмеш медаль (1983 нче елда) һәм “Ударник комунистического труда” дип аталган значок белән бүләкләндем.

    Иң элек Алабуга сельхозхимиясендә Гильманов Р. Ю. кул астында, аннары Менделеевск шәһәре сельхозхимиясендә Назим идарәчелегендә, инде колхозга кайткач, Галимов Ибраһим җитәкчелегендә эшләдем.

    15 ел тракторда һәм бик күп еллар сыер савучы булып эшләдем. 1993 нче елда пенсиягә чыккач та, сыер саву эшен дәвам иттердем. Хәтта 2 ел мәктәптә техничка булып та эшләп алдым. Шулай итеп, барлыгы 43 ел стажым бар.

    1964 нче елда Исмагилов Җәүдәт белән тормыш корып, 1994 нче елның апреленә кадәр кайнана белән 30 ел гомер иттем. Тормыш иптәшем белән 2 кыз бала үстердек. Олы кызым Гөлүзә, кече кызым Фәнүзә. Тормыш иткәндә төрле чаклар булды: рәхәтен дә, михнәтен дә күрдем. Әлеге вакытта 5 оныгым (Айдар, Айгөл, Гүзәл, Алмаз, Алсу) һәм 6 оныкчыгым бар. Аллага мең шөкер. Хәзерге көндә балаларым, оныкларым, оныкчыкларым белән бергә мул, рәхәт тормышта яшим.

     

                                                      Исмагилова Фәйрүзә Зәйнетдин кызы, 2022 ел, март

    знаменитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться