Зәйнуллина Фәхерлебәнәт Шәрәфи кызы
Туган елы 07.05.1945ел, Бәзәкә авылы. 1964 елда кияүгә чыккан, тормыш иптәше Зәйнуллин Минехәмәт Муллахмәт улы белэн 3 кыз тәрбияләгәннәр. 1961-1968 елларда Бәзәкә авылы "Кама" колхозында сыер савучы булып эшләгән. 1968-1973 елларда Бәзәкә авылында сатучы булып эшләгән. 1973 елның 15 нче ноябренән механизаторлар отрядында хатын-кызлар бригадасында 3 класс тракторист булып эшкә алынган. 1985-1990 елларда 1 класс тракторист-машинист булып эшләгән. Хатын-кызлар бригадасында 17 ел тракторист-машинист булып хезмәт иткән. 1987 нче елда "Ветеран труда" медале белән буләкләнгән.
знаменитости Женская бригада трактористов