• Новости

    Шаймарданова Гэздэбикэ Гарифулла кызы

    Шәймәрданова Гәздәбикә Гарифулла кызы

         Әнием 1925 елның 13 декабрендә Бәзәкә авылында туган. Мәктәпнең 7 классын бетергән. Сугыш вакытларында аларны Чиләбегә эшкә җибәрәләр. Алар авылдан берничә кыз булалар. Анда алар күмер вагоннары бушаталар. Шуннан кайткач әтием Шәймәрданов Нуриәхмәткә кияүгә чыгып 7 бала таба. Авыр сугыштан соң еллар булу сәбәпле 2 балалары яшьли үлә,  калган 5 баланы алар үстереп аякка бастырылар.

         Әнием гомере буенча колхозда эшләде. Мин беренче класста укыганда тавык фермасында эшләде, бу якынча 1969-70 еллар иде. Әле авылда тавык фермасы булганны күп кеше хәтерләмидер дә. Аннан соң гел стройкада булды. Алар Ахметзянова Фәйрүзә апа белән бергә эшләделәр. Авылда алар ремонтламаган бер здание да калмагандыр. Барлык штукатур-маляр эшләре алар кулы блән эшләнде. Аннан соң алар бригадасы авылыбызның клубын җиткерделәр. Бүгенге көнгә хәтле авылдашларыбызны җыеп, сөендереп тора алар салган клуб. Аны ачу тантанасы булды. Әтигә тимер пружиналы кровать, әнигә тегү машинасы бүләк иттеләр. Ул машина хәзер дә эшли әле, мин вак-төякләрне шуның белән тегәм.

         !970 еллар башында авылдан берничә хатын-кыз тракторчылар курсында укып правалар алдылар. Колхозга яңа зәңгәр матур тракторлар кайтты. Әниләр шуларда эшли башладылар. Эшләре җиңел булмагандыр инде, алар бит ул вакытта 18 яшьлек кызлар түгел иде. Әнигә пенсиягә чыгарга да күп калмаган иде инде. 1975 елда әнигә 50 яшь тулды һәм ул пенсиягә чыкты. Әле аннан соң да күпмедер вакыт  әшләде. Яхшы эшләделәр. Ул мактау грамоталары,бүләкләре бик күп иде әнинең.

                                                   Гөлфия Кулакова (Шәймәрданова). 2022 ел, март

    знаменитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться