• Новости

    Мухаметдинова Маулиха Шаймухаммет кызы

    Мөхәмәтдинова Мәулиха Шәймехәммәт кызы

    Минем әни Мөхәмәтдинова Мәулиха Шәймехәммәт кызы, 1935 елнын 13 декабрендэ икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар дүрт бала үсә: Нәкыя, Маулиха, Фәйрүзә һәм Җәүдәт.

    Әнинең бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен 1940 елда яла ягып, гөнаһсыз гаепләп төрмәгә ябалар. Сугыш башлану белән аны яу кырына озаталар,  шуннан кире әйләнеп кайтмый. Хәзерге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала. Шулай итеп әби дүрт бала белән утырып кала. Гаиләне кайгырту тулаем әби җилкәсенә күчә. Ул таңнан алып кичке караңгыга кадәр колхоз эшендә була. Өйдәге эшләрне әнием  Нәкыя апасы белән башкара. Абзардагы сарыкларны ашату- эчерту,  көтүгә чыгару, кичтән барлап ябу алар җилкәсендә була. Аннан кала, өй эшләрен башкару, эне- сеңлесенә күз-колак булу ике кыз җилкәсенә күчә.

    Сугыш башланганда әниемә алты яшь була, шул елны ул мәктәпкә укырга керә һәм җиде сыйныфка кадәр укуын дәвам итә. Әбиемә булышу өчен әнием, олы апалар белән бергә  ындыр табагында эшли. Кечкенә буйлы булуына карамастан, минем әни эшкә җитез һәм нык була. Эшләгән эшен җаваплы итеп башкарган, бер эштән дә курыкмаган. Шуны искә алып әниемне фермага сыер саварга куялар. Берникадәр вакыттан соң колхозга куяннар кайтартырга тиеш булалар. Ә куян карар өчен махсус белем кирәк. Әниемне куяннар карау буенча махсус курсларга укырга җибәрәләр. Шулай итеп, әни куян караучы булып эшләп китә.

    Кич аулак өйләрдә йон җегерләргә, оекбашлар бәйләргә, куян йоныннан бизәкле шәл бәйләргә дә өйрәнә. Җиткән кыз булгач клубтагы төрле чараларда катнаша башлый. Бер генә концерт та аның катнашыннан башка үтми. Әнием бик матур итеп бии иде. Шулай бервакыт район куләмендә “Пляска доярки” дигән конкурс игълан итәләр. Шушы конкурста, районда җиңеп, әнине дус кызы белән Казанга җибәрәләр. Алар аннан  лауреат исеме алып кайталар. Аның матур итеп биегәнен хәзергә кадәр олы апалар искә алып сойлиләр. Шушы вакытта әтием Мулланур әнине куреп гашыйк була да инде. Дуслашып йөргәннән соң, 1962 елнын 1 июнендә никах укытып, бергә яши башлыйлар. Әби белән бабай әнине тырышлыгы өчен, чиста-пөхтә булганы өчен бик нык яраталар. Олы абыем Рафиснур тугач су буендагы Сара исемле әбинең йортына кучеп, башка чыгалар да, үзләренең тормышларын башлыйлар. Әтием нефтяникларга эшкә керә, ә әни икенче абыем Ильшат туганчы өйдә утыра. Тиктормас әнием ул вакытта да колхозның төрле эшләрендә катнаша.      

     1971 нче елның март аенда колхоз председателе тарафыннан хатын-кызлар өчен трактористлар курсы ачыла. Алты ай укыгач, “тимер ат” йөртүче хокукын, әнием өченче бала белән авырлы вакытта ала.

    Әти белән әнидә яңа йорт салу теләге туа. Яши торган өй бик нык искергән була. 1975 елнын август аенда, әнием йорт салырга дигән ният белән, техника кул астында булыр дип, Алабуга районы “Сельхозхимия” нең хатын-кызлар бригадасына эшкә чыга. Яңа йортка 1979 елда күченәләр һәм шунда яши башлыйлар.                                                      

    Намус белән эшләдек,- дия иде әни. 1981 елда әни хезмәт куйган коллектив, бишъеллыкның өченче елы йөкләмәләрен арттырып үтәде,-дип яза “Яңа Кама” газетасы. Әниемнең хезмәте бик куп мактау грамоталары, хөрмәт билгеләре белән бәяләнде. Эшләгән дәвердә фотосы мактау  тактасыннан төшмәде. Тракторда эшләгән вакытта хатын кызлар бригадасы барлык  якын -тирә  авылларга эшләргә йөри. Колхоз басуларына фермадан чыккан тиресне тарата, яз көннәрендә ашлама сибә. 16 ел эшләү чорында әнием үзенен Т-40 тракторы белән печәнен дә ташый, ферма малларына силос та кертә, елга портыннанан ташкүмер ташыган чаклары да була. Салкын димичә, буран, пычрак, янгыр булса да, иртән иртүк “тимер атын” кабызып эшенә ашыга иде. Ирләр кулы башкара алмаган   эшләрне дә эшли иде.

    1991елда әнием Мәулиха лаеклы ялга чыга һәм яраткан эше бакчачылык белән шөгелләнә. Бу вакытта әтием дә лаеклы ялга чыккан  була инде.   Алар 53 ел бергә, тигезлектә, кадер-хөрмәттә соңгы көннәренә кадәр бәхетле яшәделәр. Бу вакыт аралыгында аларнын биш оныклары һәм бер оныкчыклары дөньяга килде.

    2016 елнын 19 маенда әтием авыру сәбәпле, арабыздан китте. Бу югалтуны  әнием авыр кичерде һәм 2017 елнын 3 маенда үзе дә бакыйлыкка күчте. Без балалары Рафиснур, Ильшат, Ильфирә әти-әниебезгә бик рәхмәтле, урыннары оҗмах түрләрендә булсын дип телибез.

     

                               Ильфирә Әхмәтшина (Мухаметдинова). 2022 ел, апрель

    знаменитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться