• Новости

    Зиннатуллина Мугалима Набиулла кызы

    Кадерле авылдашлар!

         Сезне авылыбызның  1970 елларда оешып эшли башлаган тракторист хатын-кызлар бригадасы белән таныштырып, авылның иң беренче хатын-кыз трактористлары белән таныштырмау дөрес булмас иде. Алар ул чагында яшь кызлар булган Салимуллина Фатыйма, Ганиева Мәүгидә һәм Зиннатуллина Мөгалимә авыр сугыш елларында фронтка киткән ир-атларны алмаштырып “тимер атларны” иярләгәннәр. Буген шуларның берсе Зиннатуллина Мугалимә Нәбиулла кызы турында Нижневартовск шәһәрендә яшәүче кызы Гөлфия Редико (Зиннатуллина) әнисе турында язган истәлекләре белән таныштырабыз.

    _____________________________________________________

    Бәзәкәнең беренче трактористкалары: Зиннатуллина Мөгалимә Нәбиулла кызы

         Әниебез Зиннатуллина Мөгалимә Нәбиулла кызы Бәзәкә авылында 1924 елның 17 мартында Нәбиулла бабай белән Минҗиһан әбинең гаиләсендә зур кызлары булып дөньяга килә. Бабайны 1937 елда кулга алалар. Әби 6 бала белән кала берүзе. Авыр еллар.  Әнине колхозга эшкә чакыралар, бозау караучы булып эшли.

         Сугыш башлана. Ирләр сугышка китә. Колхозда эшләргә ирләр юк, басуларны сөрергә, тырмаларга кирәк. Бар авыр эшләр хатын-кыз, яшүсмер балалар өстенә кала. Шул вакытта әнине колхоздан тракторга укырга җибәрәләр. Әни, Салимуллина Фатыйма һәм Ганиева Мәүгидә апалар, Бондюг МТСында укып кайткач, тракторда эшли башлыйлар. Яз-көз колхоз басуларында эшлиләр, кышын тракторларын язгы эшләргә әзерлиләр. Яшь кызларга бик авыр була бу эшләр. Җитмәсә киярләренә дә киемнәре бик факыйрь була. Әммә кызлар түзәләр! Бер елны әнине Фатыйма апа белән кышка ремонт бригадасы белән Удмуртиягә җибәрәләр. Атнага бер көнгә авылга кайтып киткәннәр. “Җияү бара идек, туңып бетә идек”,- дип әни сөйли иде. Иртән чыксак төнгә генә авылга кайтып җитә идек дип сөйләде әни. Барганда-кайтканда җырлыйбыз да, елыйбыз да дип сөйли иде әни. Шулай итеп, алар 3 кыз сугыш беткәнче әшләгәннәр тракторларда.

         Сугыштан ирләр кайта башлагач, алар кулына тапшырганнар тракторларын һәм колхозның бүтән эшләренә йөри башлаганнар.

         1947 елда сугыштан кайткан Зиннатуллин Муллаян Мөбәракша улы белән әни тормыш корып җибәрәләр. 1948 елда Пермь якларына чыгып китәләр бронь белән. Ул якта 1950 елда олы апабыз Рәфинә туа. Аннан аларны Сахалин якларына чакыралар. Әти шахтада эшли. Анда 1951 елда Илдус абый туа. Тормыш җилләре әти белән әнине Петрозаводскига китерә. Гөлшат апабыз шунда 1953 елда дөньяга килә. Озак та үтми, 1955 елда аларны Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәренә җибәрәләр. Анда 1956 елда Фирдәүс апабыз туа. 1956 елда гаиләләре белән авылга кайтып, өй җиткереп керәләр. Әти нефтяникларда эшли башлый. 1957 елда Илгизар абый, 1960 елда Зинфирә апа туа. 1961 елда безнең гаиләдә өч игезәкләр: Гөлфия (монысы мин булам), Илшат һәм Гөлчәчәк туа. 1965 елда гаиләбездә унынчы бала булып төпчек энем Илгиз дөньяга килә. Әни балалар белән өйдә була, әти үз эшендә эшли. Әнинең бер минут буш вакыты да булмады мәрхүмнең. Төннәр буе тегү текте, кер юды. Көндез утырып торырга да вакыты булмады. Кайчан гына йоклагандыр ул? Кышларын әни кәрзинкә үрде, җәен әрәмәдә җыймаган җимеше калмады. Колхоз эшләренә дә өлгерде. Көн аралаш мичне тутырып камыр ашлары пешерә иде. ”Камыр ашы булса, балалар тук була”,-дия иде әни. Бик тырыш булды, мәрхүм. Нинди көчләр булган аның, Аллаһы Тәгалә биргән аңа түземлек һәм мәхәббәт? Авыр булса да түзгән әниебез.

         Күп балалы ана буларак әнине “Медаль материнства 1 степени”, “Медаль материнства 2 степни”, “Материнская слава 2 степени”, “Материнская слава 1 степени” медальләре белән бүләклиләр. СССР Верховный Советы Президиумының 1967 елда 21 сентябрь Указы нигезендә әниебезгә “Мать-героиня” дигән мактаулы исем бирелә.

         Әни 1980-89 елларда мәктәп ашханәсендә повар булып эшләде. Соңыннан шунда ук җыештыручы булып эшләде соңгы көннәренә кадәр.

         Акрынлап балалар таралып беткәч әни ямансулап калды. 1989 елның ноябрендә әниебез гомерлеккә юк булды. Исемә төшкән саен, ничек түзгән әнием дип шаккатам. Бик тырыш, түзем булды ул. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Әти дә бик тырыш булды, һәрвакыт әнигә булышырга тырышты. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын, укыган догаларыбыз савап булып ирешсен.

         Фатыйма апа белән әни гомер буе бер-берсенә йөрештеләр. Үткәннәрне искә төшереп, сөйләшеп, көлешеп утыралар иде, елап та алалар иде. Мәүгидә апа белән дә очрашсалар, үткән гомерләрен исләренә төшерәләр иде. Аларга авыр тормыш эләккән инде. Тыныч йокласыннар, барысының да урыннары җәннәттә булсын.

     

    Авылдашларыма сәламәтлек һәм бәхет теләп калучы Гөлфия Редико (Зиннатуллина). Нижневартовск шәһәре, 2022 ел, апрель

    знаменитости  Первые трактористки села Бизяки

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться