• Новости

    Аглиев Зайнак абыйга 95 яшь

    Әһлиев Зәйнак абыйга 95 яшь

         Авылыбызның хөрмәтле сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны, Бәзәкә авылы мәчете шурасы әгъзасы Әһлиев Зәйнак Әһли улына бүген 4 майда 95 яшь тула. Зәйнак абый үз гомерендә илебезгә килгән барлык сынауларны.  авырлыкларны ткән кеше. Хәрби хезмәтен 1944 елның азагында Литвада “лесные братья”га каршы көрәштә башлап, 1953 елда илнең иң көнчыгыш ноктасында Курил утрауларында офицер булып тәмамлый. Аннан соң бөтен гомерен ул балалар укытуга багышлый. Әнисә апа белән бергә үз гаиләләрендә ике балага тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.

         Хөрмәтле Зәйнак абый! Барлык авылдашлар, бөтен илгә таралган укучыларыгыз исеменнән Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, өегез тулы шатлык һәм бәхет телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына шатланып һәм аларны да шатландырып гомер итегез!

                                                                             Администрация









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться