Бәйрәм белән, кадерле авылдашларым!
Олыгызны, кечегезне, авылда яшәүче яисә илебезнең башка төбәкләрендә сибелеп яшәүче бәзәкәлеләрем! Сезне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме – 9 нчы май көне белән котлыйм! Безне бәхетле итәр өчен үзләрен кызганмый канлы сугышта үлеп калган Батырларыбызга хәер-догаларыбыз барып торсын. Бүгенге көндәге авырлыкларга түзәргә, илебез сагында торучы солдатларга сабырлык биреп, ниятләре тормышка ашып, 9 нчы майда бәйрәм итәргә язсын. Әмин!
Изге теләкләр теләп калам,
Фәния Латыйпова (Каримова). Красноярск крае, Железногорск шәһәре