• Новости

    Ахметзянова Файруза Минахмат кызы

    Ахметзянова Фәйрүзә Минәхмәт кызы

         Туганыбыз Фәйрүзә апа Минәхмәт кызы 1930 елның 27 мартында Бәзәкә авылының Минахметов Минәхмәт бабай белән Кәшифә әби семьясында беренче бала - мәхәббәт җимеше булып дөньяга килә. Озак та үтми сеңлесе Мәүҗидә апа, 1941 елны энесе Рифкать абый туып матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләре сугышка киткәндә Рифкать абыйга нибары 40 көн генә була. Үзе дә 11 яшьлек кенә кызчык булуына карамастан, семьяда беренче бала - ягьни зур дип саналып, әниләре эштә вакытта сеңлесе белән энесен карау, барлык өй эшләре Фәйрүзә апабызның җилкәсенә төшә. Менә шул яшүсмер вакыттан ук туганнары турында кайгырту мәңгегә канына сеңеп кала аның. Тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә аңа сугыш hәм сугыштан соңгы чорларда әтисез үсеп.

         1954 елны Ахметзянов Рәхимҗан Минәч улы белән (әниемнең бертуган энесе) гаилә корып яши башлыйлар. Шул вакытта гына дөньяның нурлы, матур якларын күрә башлый ул. Бу яшь семья авылда иң эшчәннәрдән, берсен- берсе яратып яшәүче бәхетлеләрдән була. Алма кебек 2 ир балалары: Рәфис белән Рәшит дөньяга килә. Рәхимҗан абый тракторда эшли, ә Фәйрүзә апа авыл хатын- кызлары белән төзелеш эшендә була. Фәйрүзә апабыз бик булган да, өлгер дә, чая да иде. 

         1970 елларда трактор курслары ачылу белән беренчеләрдән булып укырга керә hәм беренчеләрдән булып эшли башлый. 

    Шулай матур гына яшәп, берсеннэн- берсе уздырырга тырышып көрәшеп эшләп йөргәндә, 1973 елның июлендә бөтен дөньяны яшен суккан шикелле тетрәндереп фаҗигале үлем белән Рәхимҗан абый бу дөньядан китә. Фәйрүзә апабыз кайнана (әниебезнең әнисе Зарифа әби), 2 яшүсмер бала белән тол кала. Хәзергедәй күз алдында- диңгездәй зур күзләре мөлдерәп яшь белән тулыр иде, тешен кысып түзде, бер бөртек күз яшен кешегә күрсәтмәде, зарлануны белмәде. Күп итеп мал- туар асрады. Дөрес, әбиебез дә (кайнанасы) кул кушырып утыра торганнардан түгел - җитез, эшкә нык тырыш иде. 

         Әммә Фәйрүзә апа балаларыма авыр килмәсен дип авыр ирләр эшен дә кешедән алда башкарырга тырышты. Тирә юньдә аларның хужалыгы үрнәк булып торды. 

         Башлангыч класста гына укыган бала буларак, аңа ничек авыр булганын мин аңламаганмын инде ул вакытларда.

         Безгә шундый зур сөенеч, горурлык иде анын тракторда эшләве. Аларнын исемнәре районда гына тугел, ТАССР да яңгырап торды. Безнең тирә гел гөрләп торды ул заманда. Фәйрүзә апа, Наташа апа, Гәздәбикә апа, Саҗидә апа берьюлы тракторларда кайтып тезелеп туктарлар иде. Шундый матур комбинезоннардан, яулыкларын арттан чөеп бәйләп, тимер характерлы 18 яшьлек кызлар диярсең тимер атларыннан сикереп кенә төшәрләр иде. Ә бит күбесенә 50 яшь тирәсе булган. 

         Ул чакларда иң авыры Фәйрүзә апага булган инде. Хатын- кыз тракторчылары арасында ул гына тол иде бит, калганнарының эштән кайтуын алтын баганадай ирләре көтеп алган. Ә Фәйрүзә апага ул вакытларда эштә дә, тормышта да Миниямал апа белэн Хәмәт абый Сәлимуллиннар алтын баганадай зур таяныч, терәк, киңәшче булдылар.

         Эш дәверендә күп котлау грамоталарына, медальга лаек булды Фәйрүзә апа. Чын көчен биреп эшли дә, курыкмыйча турыга сөйләшә дә белә иде. Ул ача алмаган ишек, сөйләшә алмаган түрә булмагандыр, мөгаен. 

         Аш-суга оста, кунакчыл, ачык йөзле булып барлык туганнарны туплап торды. Ел саен Түбән Тагил шәһәреннән сеңлесе семьясы белән, энинең сеңлесе семьсы белән, Себердән энесе семьясы белән жәй буе Фәйрүзә апада кунак булырлар иде. Кечкенә генә авыл өендэ киң күңелле Фәйрүзә апабызда барысы да сыйды, сый- хөрмәт курде. 

         1985 елны 89 яшендә кайнанасы Зарифа әбиебез соңгы сулышында рәхмәтен әйтеп, Фәйрүзә апага риза- бәхиллеген җиткереп бакыйлыкка күчте. 

         Инде уллары үсеп җитеп семья кора башлады. Киленен бик хуп күрде Фәйрүзә апа - Тәнзиләмә рәхмәтләр яусын дия иде. 2 оныгы дөньяга килде. Ташып торган мәхәббәтен шул 2 сабыйга җиткерергә

    тырышты, үлеп яратты. Гурләргә кергәнче - Радигым, Айратымдиде. Булдыра алса, бөтен мөлкәтен генә тугел, күктән йолдызлар алып бирер иде аларга. 

         Соңгы елларда, пенсияга чыгар алдыннан, нефтьчелэр оешмасында каравылда эшләде. Бик яраттылар үзен - зур башлыкларга кадәр танып, үз итеп исеме белэн дәшәләр иде. Ә инде пенсияга чыккач, соңгы көнгә кадәр колхозда бер эштән баш тартмады: бәрәңге базына да йөрде, ындыр табагында да эшләде. 

    Дөньялар шундый матур, тормышлар җитеш кенә дигәндә вакытсыз 2003 елның декабрендә кече улы Рәшит вафат булды. Нинди генә көчле рухлы булмасын, анага бала кайгысы күтәргесез авыр кайгы булды, йөрәге түзмәде. Рәшитнең елы да тулмастан, 2004 елның 27 мартында Фәйрүзә апабыз дөнья куйды. 

         Хәзергесе көнне Яр Чаллы шәһәрендә Фәйрүзә апабызның горурлыгы баhадирдай 2 оныгы яши. Үзе кебек тырыш, уңган, олы җанлы, чиста күнелле егетләр. Әтиләренең, Фәйрүзә апаның каберләренә баш иеп кайталар, хөрмәт итеп карыйлар. 

    Ә инде безгә килсәк - без Фәйрүзә апабызга мең рәхмәтлебез. Ул безгә әниебез шикелле ягымлы, якын да, сердәшчебез дә булды. Үз балаларыдай яратты, булышты, барыбызны башлы - күзле итте. 

    Мәңге онытмабыз сине, Фәйрүзә апа - тыныч йокла. Укыган догаларыбыз барып житеп, караңгы гурләрең якты, нурлы, тар каберлэрең күнелең шикелле киң, жәннәт ишеклэре ачык булсын, ходаем.

                      Хисаметдинова (Габдуллина) Рәзилә. 2022 ел, май

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться