• Новости

    Бэзэкэ пионер оешмасы битлэреннэн

    Бәзәкә пионер оешмасы битләреннән

    В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз  пионер оешмасының 100 еллыгына

    Үткән гасырның 20-нче елларында безнең халык яңа җәмгыять төзү белән шөгыльләнә. Илебез җитәкчеләре үзләренә яңа алмаш турында инде күптәннән уйланалар. 1922 елнын февралендэ Мәскәүнең Кызыл Пресня районында Сокольникида 16-нчы типография каршында беренче пионер отрядлары төзелә. Комсомолнын 19 майда узган Бөтенроссия конференциясе Мәскәү яшьләренең тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга карар кабул итә. Бу көн пионер оешмасының туган көне булып тарихка керә.

    Үзебезнең авылыбызның пионер оешмасы тарихы шулай ук зур игътибарга лаек. Беренче пионер отряды Бәзәкәдә 1927 елда төзелгән. Аны оештыручы авылдашыбыз, Казан педагогия студенты Гимранов Зиннур булган. Пионер оешмасына 17 бала кергән. Беренчеләрдән булып пионер сафына Хөснетдинов Габделхак, Гимранова Тәнзилә, Гильфанов Шакир һәм тагын 11 бала басканнар. Күп укучыларның әти-әниләре балаларының пионерга керүенә каршы булганнар. Яше җиткән булса да күп балалар пионерга кермәгән. Зиннур пионерларга көч-хәл белән кызыл галстуклар табып биргән. Алар кызыл материядән кисеп алынган кисәкләр булганнар. Бер ярлы крестьянның ишек алдында үз сборларын уткәргәннәр. Авыл яшьләре, пионерга кермәгән балалар алардан көлгәннәр, өсләренә этләр жибәргән очраклар да булган.

    Укытучы Мәрьям апа Көләчева бу елларны болай дип искә алган иде: «Галстукларны яшерен рәвештә тагып йөрдек. Мәктәпкә житәрәк галстукларны бергәләп тага идек тә, өйгә кайтканда байларның һәм әти-әниләрнең ачулануыннан куркып барлык пионерлар да бер урында салып куя идек. Мин бит пионер булдым дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде».

    Адым саен каршылыклар очратуга карамастан, пионерлар үз эшләрен дәвам иткәннәр, авыл балалары арасында пионерга керергә, ә крестьяннарны коллектив хужалыкка өндәп йөргәннәр. Яшь ленинчылар пионер жырлары жырлаганнар, концертлар куйганнар, пионерлар тарафыннан балалар өчен сборлар (җыеннар), походлар, төрле уеннар оештырыла. Вакыт үткән саен башка балалар да пионерга керу теләге белән йөри башлаганнар. Тик шулай да 1933 елга пионерлар саны 23 кешедән артмаган.

    1931 елда Бәзәкәдә комсомол оешмасы төзелгэн. Беренче булып комсомолга Ганиев Габденур кергән. Беренчелэр рәтендә шулай ук Хөснетдинов Габделхак, Закиров Минәхмәт, Камалиев Нәби, Мәуләвиева Фатыймалар булган. Булдыра алганча пионерларга булышып торганнар.

    1931 елда пионер оешмасын мәктәптә Вәлиәхметова Оркыя оештырып жибәргәч, яшь ленинчылар саны арткан һәм күңелле, файдалы пионер эшләре оештырыла башлаган: колхоз бакчасында яшелчә үстерүдә, кырда башак жыюда булышканнар, мәктәптә куян асрау, чеби үстерү эшләрен башлап жибәргәннәр. 1931 елда яулаган уңышлары өчен Бәзәкә мәктәбе пионер оешмасына Алабуга РОНОсының Күчмә Кызыл байрагы тапшырыла.

    Пионерлар саны арткач мәктәпкә махсус өлкән вожатый булып Тойма авылыннан Әхмәтшин Харис килгән. Аннан соң пионер оешмасы белән Мөхәмәтдинов Шәех, Бәдретдинова Әминә житәкчелек иткәннәр.

    40 нчы еллар пионерларына сугыш авырлыкларын күрергә туры килә. Әйе, көлтә дә ташыганнар, аны кул көче белән сукканнар, шул ук вакытта укуларын да дәвам иткәннәр пионерлар. Бөек Ватан сугышы елларында пионерлар колхозга гына түгел, фронтка да ярдәм итеп торганнар. Алар, өй саен йөреп, йон җыйганнар. Ул йоннан олырак балалар, эрләп, бияләйләр бәйләгәннәр һәм фронтка посылка итеп салганнар. Кулъяулыклар, оекбашлар җибәргәннэр.

    Пионерлар яхшы укулары белән бергә колхоз кырларында эшлиләр, металлом җыялар, фронтка төрле яклап ярдәм итеп торалар. Фронтовик гаиләләренә булышалар, балаларын карашалар, дару үләннәре җыялар, фронтка бүләкләр җибәреп торалар. Өлкән пионерлар колхоз икмәген саклыйлар, кырда эшлиләр, икмәк җыялар. Табигатьне саклауга зур игътибар бирелә. Кош оялары ясыйлар, агачлар утырталар. Пионерлар ирләрен, улларын сугышка озаткан гаиләләргә зур ярдәм күрсәтеп торганнар. Балта, пычкы тоткан балаларны урамда еш күрергә булган.

    1947 елда ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты каршында пионер вожатыйларының читтән торып уку университеты ачыла. Яшьтән үк актив пионерка булган, вожатый булу турында хыялланган Әдия Сәлимовна Ибраева шул университетта укый башлый. Аны тәмамлаганнан соң 1948 елның февраленнән Бәзәкә мәктәбендә пионер оешмасын житәкли.

    Татарстанда аннан башка гомере буе пионерлар белән эшләгән кеше юктыр. Кызыл пионер галстугы бик килешә иде Әдия апага. Ул үзенең, hәрвакыт бәхетле елмаюы, шат күңелле оптимист булуы, балалар күнелен күтәрә белүе белән районның өлкән вожатыйлары арасында аерылып торды. Ул житәкләгән пионер дружинасы районда hәм республикада үзенең күркәм эшләре белән билгеле иде. Республикада Бөтенсоюз пионер Маршы буенча үткәрелгән ярышларда, конкурсларда Бәзәкә пионерларының мактаулы исемнәргә, беренче урыннарга лаеклы булуы, ел саен үткәрелгэн үзешчән сәнгать смотрларында Бәзәкә мәктәбе укучылары коллективының беренче урынны алуы - Әдия Сәлимовнаның армый-талмый эшләү нәтиҗәсе.

    Балалар - фермада үз кешеләр, авыл колхозчылары алдында hәм күрше авылларда концерт куючылар, колхоз радиосы буенча махсус чыгарылыш ясаучылар, кечкенәләр өчен курчак театры күрсәтүчеләр. Авылның биючеләре барысы да беренче мәртәбә биергә Әдия апаларыннан өйрәнделәр. Ул бию-жыр остасы гына түгел, матур hәм кызыклы итеп хикәятлар, әкиятлэр сөйләүче hәм сәхнәгә оста итеп музыкаль-әдәби композицияләр куючы да иде.

    Тынгысыз Әдия кичә балалар белән туристик походта булса, бүген район семинарында үз тәҗрибәсе белән аралаша, ә иртәгә пионер строе смотры үткәрәчәк, берсекөнгә аны балалар агитбригадасы белен терлекчеләр көтә... Аннан соң мәктәп атын җигеп күрше авылга пионерларны концерт белән алып барасы… Менә шулай көн саен СССРның, ТАССРның мактаулы билгеләре һәм грамоталары белән бүләкләнгән тәҗрибәле педагог, балалар комиссары укучылар тормышын кызыклы hәм файдалы итеп оештырырга тырыша иде.

    Берничә йөз пионер hәм үзенең 4 баласына чын кеше буларак гомере буе мәхәббәтен, йөрәк җылысын бүләк итеп яшәде Әдия Ибраева. Башкача булдыра алмас иде дә ул...

    Әдия апа ялга чыккач Бәзәкә пионер дружинасын Рәмзия Гимазетдинова-Мөхетдинова житәкләде hәм аның эшен лаеклы дәвам итте. Бөтенсоюз пионер маршында аның да пионерлары гел алдынгы урыннарда бардылар.

    Пионерлар Әдия Сәлимовна, Рәмзия Гәрәевна житәкчелегендә ел саен байтак тонна тимер ватыклары, макулатура, җирле ашлама җыйганнар. «Кама» колхозына бәрәңге алуда булышканнар, авыл картларына утын кисеп өйгәннәр. Авылда бик куп төп агач һәм куаклар утыртылган, макулатура җыелган. фермадагы бозауларны шефлыкка алганнар, hәр сайлаулар вакытында клубта көне буе сайлаучылар өчен концерт күрсәткәннәр. Дружинада кошлар көне һәм сыерчык ояларына смотрлар үткәрелгэн. 

    Ык Тамагы авылында күп еллар дәверендә «Кама» колхозы тарафыннан пионер лагеры оештырыла. Анда Бәзәкә, Сәйтәк, Мари Тәкәш, Татар Тәкәше, Ык Тамагы авылларыннан 3 сменада ел саен 150 бала ял итә. Лагерьда яшәү вакыты искиткеч истәлек булып кала. Колхоз кырында күмәкләшеп эшләү дә, болындә учак тирәсендә уйнау да күңелле була балаларга.

    Отрядлар Марат Казей, Зина Портнова, Олег Кошевой, Муса Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәрен йөртә, үз җырлары, девизлары, атналык, айлык, еллык эш планнары була иде. Ел дәвамында отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яши. Иң җаваплы бала отряд советы председателе итеп сайлап куела. Айга бер тапкыр отряд җыеннары оештырыла. Үрнәк пионерларны мактыйлар, укуы һәм тәртибе аксаучыларны тәнкыйть утына тоталар. Һәр отрядның эшләнгән эшләре альбом булып тупланып бара. Ул альбомнар үзе бер сәнгать әсәре иде, кулдан, бизәкләп, фото һәм рәсемнәр белән иҗади итеп эшләнә иде алар.

    Балаларның тышкы кыяфәте дә бердәй булып әллә каян күренеп тора. Кызлар матур көрән итәкләр, җиңнәренә пионерия эмблемасы беркетелгән ак блузкалар кия. Малайлар шулай ук ак күлмәктән, җиңенә шундый ук эмблема ясалган куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан киенә. Әлбәттә инде, пионерның төп атрибуты – шома итеп үтүкләнгән кып-кызыл төстәге галстук. Аңа шулкадәр зур игътибар бирелә ки, галстук өйдә онытылып калса, укытучыларның бу атрибут артыннан өйгә кайтарып җибәрүләре гадәти хәл санала. Хәтта галстугы бөгәрләнгән булса да, ул баланың исемен күрсәтеп, мәктәп газетасына «Чаян»га ясап куялар.

    Һәр елны 22 апрель - Владимир Ильич Ленин туган көнне укучылар зарыгып һәм дулкынланып көтеп ала: ул көнне дружина сборы уза, ягъни бөтен мәктәпнең 4-8 сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыела. Отряд председательләре үз отрядларының тезелүе һәм бәйрәмгә әзер булуы хакында дружина советы председателенә, иң азактан дружина председателе өлкән пионервожатыйга рапорт бирә иде. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Шуннан соң 3-нче сыйныфларны зурлап пионерия сафларына кабул итү башлана. Һәр бала тантаналы рәвештә алдан ятлап куйган пионер вәгъдәсен бирә. «Тырышып укырга!», «Өлкәннәргә ярдәм итәргә!», «Гадел булырга!», «Үз ватанының лаеклы гражданины булып үсәргә!»... Азактан яңа гына пионерга кабул ителгән сыйныф әдәби-музыкаль монтаж куйган.

    «Без - ленинчылар, без - пионерлар.

    Безнең сафларда яңгырый җырлар.

    Быргылар уйный, барабан кага

    Барабыз алга, барабыз алга!»

    дигән дәртле җырлар җырлыйлар. Комсомолецлар аларга пионерның кызыл галстугын бәйлиләр.

    Ике тапкыр була торган озын тәнәфесләрдә балаларның ялын оештыру да өлкән пионервожатыйга йөкләнгән. Беренче тәнәфестә өлкәннәр белән биюләр, икенче тәнәфестә – башлангычлар белән хәрәкәтле уеннар оештырыла иде. 

    Менә шулай файдалы һәм кызыклы тормыш белән яшәделәр совет пионерлары. Кызганыч, хәзерге вакытта шундый балалар оешмалары юк. Шундый вожатыйлар да аз. Яхшы вожатый булыр өчен пионер балачагын үтәргә, пионер эшләрендә катнашырга, пионер лагерларында ял итәргә кирәк шул. Хәзерге җәй лагерьларының да лагерь исеме генә калды…

     

    Татарстан Республикасының атказанган югары мәкәэп хезмәткәре,

    Алабугада Республика вожатыйлар мәктәбе житәкчесе С.Ф. Таҗиев

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться