• Новости

    Альта Хажи кызы Махмутовага 85 яшь

    Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 85 яшь

         2022 елның 9 июнендә Татарстанның авторитетлы галимәсе, тарихчы, безнең хөрмәтле якташыбыз Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 85 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, бу юбилейны ул үзе күрә алмады. Әмма барлык авылдашларга, якташларга ул бик зур бүләк- бөтен Татарстанга үрнәк булырлык авылыбызның 500 еллык тарихын тасфирлаган “Бәзәкәм-туган бишегем” һәм “Бизяки, колыбель моя” китапларын калдырып китте. Шул зур хезмәтләре өчен аңа “Бәзәкә авылының Почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде. Сез укый торган “Мои Бизяки” сайтын оештыруга да Альта апа үзенең күп көчен һәм белемен кертте.

         Сайтта шушы көннәрдә Альта апаның язып бетерергә өлгермәгән автобиографик язмалары белән таныштыруны тәмамладык. Рәхмәт Сезгә, Альта апа, барлык авылдашлар исеменнән кылган изге гамәлләрегез өчен! Тыныч йоклагыз!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться