• Новости

    Туган авылым-газиз

    Туган авылым - газиз

    9 июнь – Альта Мәхмүтованың туган көне. Исән булса, 85 яшьлек юбилеен билгеләгән булыр идек, вафатыннан ел вакыт үтте дә китте. Гомер шулай ул, бу фани дөньяга килгән һәрбер кеше бакыйлыкка – мәңгелеккә күчә. Альта Хаҗиевна газиз җирдә – туган авылында җир куенына иңдерелде. Язмыш кая гына йөртсә дә, Казан каласында галим булып, хөрмәттә генә торса да, аның өчен туган авылы һәрвакыт газиз булды, гомеренең соңгы көннәрендә авылга якынрак булу юлларын эзләде. Ульян шәһәрендә Йосыф Акчурага багышланган конференция барган вакытта мемориал алдындагы бакчада сөйләшеп утырабыз, шул вакытта ул миңа Алабугага күчеп китәргә теләге барлыгын әйтте. «Кеше мәңгелек түгел, бакыйлыкка да китәрмен, авылга якын булсын, авылда җирләүләрен телим», диде. Конференциядә барын да авызына каратып торып көчле доклад белән чыгыш ясаган, бездән уздырып җилдереп йөргән Альта Хаҗиевнадан мондый сүз ишетү мине сискәндереп җибәрде, үзем дә сизмәстән: «Ничек инде, Казаннан китәсез?», - дип каты гына тавыш белән сораулы күзләремне төбәдем. «Алай ук борчылма әле, син, китабымны эшләп бетермичә китмим», - диде. Альта Хаҗиевнаны Казанда күрергә өйрәнгән булганга, аны Алабугага тиз генә җибәрәсе килми иде шул. Тукай көнендә уздырылган шигырь бәйрәменә дә, кафеда чәй эчәргә дә, конференцияләргә дә бергәләп йөрергә өйрәнеп беткән идек, якын кешемне болай тиз генә җибәрәсе килмәде. Ул минем укытучы, университетка, аспирантурага кергәндә дә имтихан алган кеше, курс, диплом эшләренә, диссертациямә дә бәя биргән кеше. Язмыш юлларының борылышында да аның да роле зур булды. Аспирантурага керергә уйламаган студентканы эшкә җибәрү буенча комиссиясендә «ул аспирантурада кала», диде. Мин шул вакытта аптырап карадым да, әллә кайларга китмим икән, дип сөенеп чыгып киттем, аспирантурада калачагымны да беренче тапкыр шунда ишеттем. Университетка кергәндә дә, тарих дип килсәм дә, тарих бүлегенә керергә куркып торганда «мин сине шул группага яздым», диде. Аннан бер кафедрада коллегалар булып мөгаллимлек иттек. Альта Хаҗиевна озак вакытлар миңа укытучы, остаз булса, соңгы вакытларында дуска әйләнде. Яшь аермабыз 40 ел тирәсе, әти-әниемнән дә олы кеше бит ул. Үзенең элекке укучысына шундый мөнәсәбәт мине шаккатыра иде. Бу искитәрлек түгел икән, аны бар студентлары шулай яратты, ул алар белән бер дәрәҗәдә торып сөйләште. Зыялы кеше ул шундый була! Эчке тәрбиясе югары булган кеше генә шулай хөрмәт белән, масаймый гына аралаша, дус була ала. Альта Хаҗиевнаның бер дошманы да булмагандыр, андый кешенең дошманы була алмый, бәлки аның мондый горурлыгыннан, тәрбиялелегеннән көнләшүчеләр булгандыр, әмма мин аның беркем турында да кыек сүз әйткәнен ишеткәнем булмады.

    Сүз башым аның авылына булган яратуы, тартылуы иде. Бәзәкә тарихына багышланган китапның, дөресрәге, ике китап, аның тормышына ясаган йомгагы булды. Ул аны үзе дә белә иде, исән-сау булып шул китапны тәмамласам иде, дия торган иде. Альта Хаҗиевнаның хезмәтләре күп, барысы да аны танытты, аның хезмәтләре сыйфатлылыгы, җыйнаклыгы, төплелеге белән билгеле. Әмма Бәзәкә тарихына багышланган китаплары башкаларыннан аерылып тора сыман миңа калса, мин аларны бар иҗатына йомгак итеп тә,   үзенә үз куллары белән корган һәйкәл итеп тә кабул итәм. Нинди генә фәнни ачышлар ясасаң да, үзеңә газиз тарихны язу тарихчының иң зур хыялы, Альта Хаҗиевна аны хыял итеп кенә калдырмады – эшләде! Бу китабы белән ул авылдашларына да бүләк ясады. Бик күп буын бу китапны укыр, нәселләрен онытмас, бабалары рухына дога кылыр.

    Төбәк тарихына фән кимсетебрәк караган вакытта да, Альта Хаҗиевна беренчеләрдән булып, студентларга авыл тарихын өйрәнү буенча курс, диплом эшләре бирә иде. Студентның әзерлек мөмкинлегеннән чыгып, чыганаклар белән эшли алуын да исәпкә алып, студент укый алырлык чыганаклар – ревизия документларына таянып, аларны анализлап күпме хезмәткә фәнни җитәкче булды. Мәгълүмати яктан бик аз сүзле, статистик материал гына бирә ала торган кебек тоелган бу документларны бик ярата иде ул, студентларны да бу документларга тирәнрәк карарга өйрәтте. Бәзәкәгә багышланган китапларда да ревизия документлары тәәфсилләп анализлана. Альта Хаҗиевнадан соң бу тема шактый үстерелде, авыл тарихлары буенча китаплар чыкты, фәнни хезмәтләр эшләнде. Бу юнәлештә тәҗрибә туплап өлгергән галим булса да, һәрвакыт минем белән киңәшер, сорашыр иде, «син бит күбрәк беләсең», дип тә җибәрә иде. Университетта эшләү белән бергә, архивта та хезмәт куеп, архив фондларында ниләр ятканын актарып тапканымны белеп шулай әйтә иде инде. Синең укытучың булган кешедән шундый сүзләр ишетү канатландырып җибәрә инде, әлбәттә. Бәзәкә тарихына багышланган китапларны язганда, без Альта Хаҗиевна белән бик күп аралаштык, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшә идек, һәр табылган фактны анализлый идек. Кайвакыт гарәп язулы документлар килеп чыкса, икәүләшеп «сүтә» идек, беребез аңлап бетермәгән урыннарны икенчебез аңлый иде, шулай итеп мәш килеп утырган вакытлар сагындыра.

    Язмышның шундый бөек кешеләр белән очраштыруы, гомер юлының бер өлеше зыялы галимнәр тирәлегендә булуы зур куаныч минем өчен, алар гел безнең күңелдә. Сагынабыз, юксынабыз, аларның истәлеген күңел түрендә кадерләп саклыйбыз. Урыннары оҗмахта булсын!  

    Эльмира Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться