• Новости

    Сабантуй-2022: ат чабышлары нэтижэлэре

    Сабантуй-2022: ат чабышлары нәтиҗәләре

         Бүген 2022 елгы сабантуйда ат чабышына нәтиҗә ясап, бәйрәмне матур итеп уздырырга үзләренең өлешләрен керткән якташларга, авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтеп китәсе килә. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов барлык сорауларны бик тиз чишергә булышты. Аерым итеп оештыру комитеты әгъзаларенә, шундый катлаулы эшне үз өсләренә алып, бәйрәмне матур итеп уздырган өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә: Раиф Хикматов- баш судья эшен төгәл итеп ашкарды, Розалия Насифуллина тавыш көчәйткеч аппаратураны көйләп куйды, Ясминур Гиззатуллина- ат чабышының алыштыргысыз комментаторы, Роберт Шаймехаметов традиция буенча фуралардан трибуналар ясап куйды .

         Атларны тәрбияләү, соңыннан аларның чабышына авылдашларны, сабантуй кунакларын сокландыру бик күп чыгымнар һәм атларга мәхәббәт  сорый. Рәхмәт барлык ат хуҗаларына безнең сабантуйны олылап, атларыгызны безгә алып килгән өчен! Рәхмәт безнең жокейларыбызга-алар бит безне матур итеп чабулары белән шатландыру өчен ел дәвамында әзерләнделәр. Беркемгә дә сер түгел, сабантуйга матур атлар, җайдаклар килсен өчен, аның бүләкләре дә саллы булырга тиеш. Ә инде бу эшне киң күңелле, авылыбызны, ат чабышын чын күңелдән яратучы иганәчеләрдән башка ерып чыгып булмый. Алда әйтелгән барлык булышчыларыбыз белән сезне бераз соңрак таныштырып китәрмен. Хәзер ат чабышы нәтиҗәләре белән таныштырып китәм.

          Ат чабышлары быел да 2 номинациядә үтте:

         “Бәзәкә атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Таҗиев Мансур “Авангард” исемле атта. Ат хуҗасы-  Таҗиев Рафиснур. “Талтиннар” нәселе исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Кәлимуллиннар гаиләсе). Шулай ук Латыйповлар Фәния апа һәм Әхмәтгәли абыйдан (Красноярск крае) махсус приз- чигелгән тастымал белән 6 000 сум акчаны Рәмзия апа Туктаманова тапшырылды. 

    2 урын: жокей Ефимов Сергей “Эскадра” исемле атта. Ат хуҗасы- Ефимов Сергей. Сугыш кырында 1942 елда Смоленск өлкәсендә ятып калган авылдашыбыз, “За боевые заслуги” медале кавалеры Кәримов Гәлиәхмәт Әхмәтҗан улы исемендәге приз- 10 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Фәния һәм Әхмәтгәли Латыйповлар гаиләсе);

    3 урын: жокей Сорокин Петр “Фемида” исемле атта. Ат хуҗасы- Таҗиев Мансур. Бәзәкәдә гомер буе ат чабышларында катнашкан авылдашыбыз Насыйров Нәкип Миннәхмәт улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Азат һәм Рәзилә Нәҗмиевлар гаиләсе).

    4 урын: жокей Узаков Нореддин “Миләүшә” исемле атта. Ат хуҗасы- Минешаехов Фәрит. Бу чабышта соңгы килгән атка авылыбызның мәчет шурасы (имам-хатыйб Нәҗметдинов Мехаматнур абый), татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус приз- одеяло бүләк итте. Шулай ук Латыйповлар Фәния апа һәм Әхмәтгәли абыйдан (Красноярск крае) махсус приз- чигелгән тастымал белән 4 000 сум акчаны Рәфия апа Хакимова тапшырылды.

          “Кунак атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Таҗиев Мансур “Сонька” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар (Менделеевск районы, Ык Тамагы). Бөек Ватан сугышы һәм данлыклы 112-нче гвардия Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, 3 дәрәҗә Дан ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат. (иганәчесе- Россиянең Һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең һәм Бәзәкә авылының Почетлы гражданины, “Подряд” фирмасының генераль директоры Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы). Шулай ук Латыйповлар Фәния апа һәм Әхмәтгәли абыйдан (Красноярск крае) махсус приз- чигелгән тастымал белән 6 000 сум акчаны Рәмзия апа Туктаманова тапшырылды.

    2 урын: жокей Валиев Илһам “Йолдыз” исемле атта (Менделеевск районы, Турай). Ат хуҗасы- Валиев Нургали. Мамадыш районында 25 ел буена алдынгы колхоз рәисе булып эшләгән Мирзаянов Мөхәмәтша Мирзаян улы исемендәге приз- кыйммәтле бүләк (иганәчесе- Калимуллин Фәрит Рәшит улы);

    3 урын: жокей Сорокин Петр “Ромашка” исемле атта. Ат хуҗасы- Сорокин Петр (Менделеевск районы, Ык Тамагы). Бәзәкә егете, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән, Кызыл Байрак ордены, Югославиянең “Партизанская Звезда” ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры офицер- танкист Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Шакиров Рәфиснур Хаҗи улы);

    4 урын: жокей Узаков Нореддин “Буян” исемле атта. Ат хуҗасы- Миннешаехова Фәридә. Шагыйрь, Бәзәкә авылының Почетлы гражданы Гыймазетдинов Марсель Гыйлфан улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе Гыймазетдинов Марат Марсель улы). Бу чабышта соңгы килгән атка авылыбызның мәчет шурасы (имам-хатыйб Нәҗметдинов Мехаматнур абый), татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус приз- одеяло бүләк итте. Шулай ук Латыйповлар Фәния апа һәм Әхмәтгәли абыйдан (Красноярск крае) махсус приз- чигелгән тастымал белән 4 000 сум акчаны Рәфия апа Хакимова тапшырылды.

         Ат чабышларын уздыруга үз хезмәтләрен керткән барлык якташларга тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә!

                  Ат чабышын оештыру комитеты рәисе Рәфиснур Тазиев

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться