Кәлам алам кулыма
Каләм алам кулыма,
Илһам килгән чагында.
Терким мин уйларымны,
Җыеп бергә барын да.
Каләм алам кулыма
Күңелем тулган вакытта.
Кәгазь түзә барысына,
Күпме шигырь чиратта.
Каләм алам кулыма
Иң бәхетле мәлемдә.
Җан җылымны җибәрәм,
Кабул итегез сез дә.
Резеда Шамсуллина