• Новости

    Миллэт жанлы Бэээкэ кызы

    Милләт җанлы Бәзәкә кызы

         “Җан, диләр, йөрәк, диләр, татар халкы шулар уртасына күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый, күңелнең буш калу ихтималы да бар: бусы – кеше өчен зур фаҗига!”

    (А.Гыйләҗев)

         Бүгенге язмам күңелен игелекле гамәлләр башкарып, матур тәэсирләр, матур кичерешләр белән баетып яши белгән, читтә гомер итүче якташыбыз Фәния апа Латыйпова турында.

         Сабантуйда булган кешеләр хәтерлидер, быел ат чабышы җиңүчесенә һәм иң соңгы килгән атка апалы-сеңелле Рәмзия һәм Рәфия апалар Фәния апа Латыйпова исеменнән чиккән сөлге бәйләделәр. Зәвыкъ белән татар орнаментлары төшереп  чигелгән бу сөлгене мин игътибарсыз калдыра алмадым, әлбәттә. Чөнки авылдашларыбыз кулы белән эшләнгән мондый сөлгеләрне без китапханәдә кадерләп истәлеккә җыеп саклыйбыз.

         ...Һәм менә шушы көннәрдә китапханәгә Красноярск шәһәреннән посылка килеп төште. Фәния апа безнең китапханәгә дә бүләк итеп сөлге чигеп салган. 83 (!) яшендә, шушы кыска гына арада, милли бизәкләр белән бергә  “Хәерле көннәр”, “С добрым утром!”, “Бәзәкәмә истәлеккә Фәния Латыйпова” дигән язмалар да чигеп куйган. Искиткеч! Китапханәдә мәңгелек хәзинә булып сакланачак сөлге янына якташыбыз күп кенә күчтәнәчләр дә   салган: кул эшләре күргәзмәсенә куярга дип җан җылысын кушып бәйләгән оекбаш, әле узган ел гына мәдәният йортына күчкән китапханәне “өй туе” белән котлап сөлге, “Хәят” түгәрәгенә йөрүче авылдашларына дип сәйлүн чәй. Кечкенә укучыларыбызны да онытмаган юмарт күңелле Фәния апа, аларга дип бер кап тәмле конфет куйган. Бүләгегез, игътибарыгыз, күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт сезгә, Фәния апа. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, алдагы көннәрдә дә матур аралашып яшәргә язсын.

         Балачагы ятимлектә, үсмерчагы авыр хезмәттә узса да, күңелендә  туган авылы турында  иң якты истәлекләр саклаган милли җанлы Фәния апа бер елны кунакка кайткач безнең китапханә  үткәргән “Иң укымышлы гаилә” дигән чарада булган иде. Без дә  шул фотоны бүген куярга булдык әле. Шушы көннәрдә якташыбызның туган көне.

         Хөрмәтле Фәния апа, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Бәйрәмегез уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, тигез матур тормыш телибез. Һәр туган таң сезгә бары тик шатлык-куанычлар алып килсен, теләгән теләкләрегез тормышка ашсын, максатларыгызга ирешергә язсын. Иткән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын.  Һәм, Сезне кунакка көтеп калабыз.

    Ихтирам белән китапханәче Фәния Башарова.

    Тулырак

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться