• Новости

    Рэхмэт хатым

                                                   Р Ә Х М Ә Т    Х А Т Ы М

    Алтын минем Бәзәкәм,

    Көмеш минем Бәзәкәм.

    Агачларның башын киссәм,

    Күренерсеңме, Бәзәкәм?

     

    Бик күптән язасым килсә дә, бәйрәмнәр , Сабан туйлары үтсен, дип, соңгарак калдым. Мин үземнең туган авылым кешеләренә рәхмәт әйтеп, язып калдырасым килде.

    Иң беренче рәхмәтемне ягымлы, кешеләр белән матур итеп сөйләшә, аларны оештыра белүче Нәҗметдинов Мехәмәтнурга белдерәм. Шулай ук намазга йөрүче картларга, яшьләргә рәхмәт. Алар ике ай буе “Үлемсез полк” әрвахларына хәер-дога кылалар – бу берҗирдә дә юк бит.

    Ә бит Бәзәкә зыяратының коймаларын буярга, аны чистартырга күпме кеше булышкандыр. Мин 1960 елдан башлап һәр елында диярлек авылга кайттым. Поездда күпме зыяратлар кырыеннан үтәсең, бер җирдә юк безнеке кебек. Барчагызга рәхмәт, ходай сезгә тазалык-саулык бирсен! Барысы да оештыра белүдән тора, мин үзем таныш андый эшләр белән.

    Тагын бер минем өчен ис китәрлек вакыйга булды. Уйлап карасаң,  50 ел үткәннән соң авылыбызның  “ Карлыгачларын” искә алып, һәрберсе үзенең якыннары турында язды. Күпме карточкалар куйдылар. Карап та, укып та туярлык булмады. Сәлимуллина Миниямал апа турында язганнан соң башланды истәлекләр. Башлап җибәрүче Мининур булды. Рәхмәт сиңа, балам, рәхәт яшә! Бергә укыган Сәлимуллина Мәүлидә, фермада бергә эшләгән Мәүлиха, колхоз кырларында, болыннарда бергә эшләгән апалар искә төште. Туганнар кебек күргән күршеләрем! Исегезгә алып, шундый матур, эчтәлекле итеп язуыгызга  барыгызга да бик зур рәхмәт. Шулай ук укучыларга, лайклар куеп, комментарийлар язучыларга да зур рәхмәт.

    Шулай ук авылыбызның килене, һәр эшен янып, җиренә җиткереп эшләүче, Бәзәкәбезнең данын бөтен Татарстанга тараткан Фәния Бәшәровага да зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Аның сайтка куелган “Сугыш елы балалары” дип аталган видеоязмаларын, “Көтә белгәннәр полкы” язмаларын елый-елый, узган тормышыбызны искә төшереп укыдым.

    Безнең әнәйләр картайгач та, исләренә алып, сөйләшеп утыралар иде. “Вәт куя торганнар иде спектакльләр. Әй, ул Аю Галиәхмәтенең уйнаулары, Фәйрүзәнең җырлаулары”,- диләр иде. (Әхмәтҗанов Галиәхмәт, Хаҗиева Фәйрүзә). Их, әнәй, син генә юк, хәзер дә авылда шулай ук башкаралар. Мәсәлән, “Яра” дигән спектакльне карап, исем китте. Әле менә Таҗиев Сәләхетдиннең 70 еллыгын уздырганнар. Клуб тулы халык булган. Элек тә, хәзер дә безнең бәзәкәлеләр булдырган һәм булдыралар. Шундый булып калыгыз! Рәхмәт сезгә.

    Сабан туе бәхет һәм шатлык туе, диләр. Чыннан да, минем өчен быелгы Сабан туе шатлыклы булды. Яраланып, 1942 елның 3 декабрендә үлүе аркасында әткәем бүләген ала алмаган. 80 елдан соң шул бүләкне тапшырдылар. Тапшырачакларын белгәч, сабый бала кебек, туйганчы еладым. Әнкәемнең, интегеп, безне үстерүен башымнан кичердем. 36 яшьлек кечкенә генә әнәйгә без бит дүртәү идек. Сугыш булмаса, әтәй булса без  таралышмаган булыр идек. Бәлки, кайда булса да укыган булыр идек. Шулай да әнәй сыгылып төшмәде, күз яшен күрмәдек. “Балалар, бер без генә түгел, ил белән”,- диеп юатты.

    Әткәемнең, 80 ел үтүенә карамастан, бүләген юллаучыга, Сабан туенда кабул итеп алган Муллаянымның гаиләсенә, чабыш атларына бүләкләремне, сертификатымны тапшырган туганнарым Рәфия белән Рәмзиягә иксез-чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

    Бәзәкәлеләрем, һәрчак бердәм булыгыз! Авылыбызның тарихын язып торыгыз, оныттырмагыз! Мин туган авылым белән, аның кешеләре белән горурланам, сагынып искә алам, сагынуымны язам. Барыгызга да тазалык, бәхет, дөнья тынычлыгы теләп калам.

               

    Красноярск крае, Железногорск шәһәре, Латыйпова Фәния апагыз, август, 2022 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться