• Новости

    Соенеп яшик

    Сөенеп яшик

    Җәйнең урталары узып бара,

    Киң кырларда җитә игеннәр.

    Бакчаларда үскән җимешләр дә,

    “Мине җый”,-дип башын игәннәр.

    Раббыбызның биргән нигъмәтләрен,

    Кабул итеп алыйк бергәләп.

    Дога кылыйк, һәрчак риза булыйк,

    Рәхмәт әйтик, Аны сәламләп.

    Хак Тәгаләм, адәм балаларын,

    Җир өстенә чәчкән яшәргә.

    Туар таңнар, матур иртәләрне,

    Сөенешеп каршы алырга.

    Сөенеп яшик, кеше гомерләре,

    Бик кыска шул, уйлап карасаң.

    Начар гамәлләрдән ерак булыйк,

    Бик шулай ул, әгәр уйласаң.

    Җәй көненең җылы иртәләре,

    Тынычлыклар бирсен күңелгә.

    Раббыбызның биргән нигъмәтенә,

    Без онытмыйк дога кылырга.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 9 август, 2022 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться