Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы Бәзәкә авылы – тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташкан күпләгән авылларның берсе. Китапта күпсанлы чыганаклар нигезендә аның гыйбрәтле күпгасырлык тарихы күрсәтелә, тырыш, намуслы халкының гамәлләре, көнкүреше тасвирлана. Басмада авторның һәм авылдашларның хатирә-истәлекләре дә урын алуы аны укучыларга якынайта.
Туган як тарихы белән кызыксынучыларга, эш сөючән һәм горур бәзәкәлеләр игътибарына тәкъдим ителә.