• Новости

    Ах, синема, синема

    Ах, синема, синема

     

    Балаларның җәйге ялын оештыру максатыннан Бәзәкә китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,  27 август – Россия киносы көне уңаеннан, “Ах, синема, синема” дигән конкурслы уен программасы үткәрелде.

      Чарада катнашучылар мультфильм геройларын , кинода яңгыраган һәм тамашачы күңеленә кереп калган “канатлы сүзләрне”, балачакның иң яраткан мультфильмындагы геройларның кем тавышы белән сөйләшкәнен танып белү буенча конкурсларда катнаштылар, шулай ук танылган  геройларга кушылып  яраткан җырларын җырладылар. Китапханәче һәр фильмның әдәби әсәр, китап буенча төшерелгәне турында сөйләде, “Экранда кино, ә бездә китап” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

      Балачакта һәркемнең күңелендә артист булу хыялы яши. Бу чара ахырында  балалар  үз хыялларын тормышка ашырдылар, рольләр бүлешеп инсценировка да  куйдылар һәм келәм-самолетка утырып маҗаралар иленә очып киттеләр.  (27.08.22)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться