Уңышлар Сезгә, Алмаз Шайхенурович!
19 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гәмбәр улы Мәһдиев киңәшмәдә шәһәрнең МЧСының яңа җитәкчесен Алмаз Шәйхенур улы Мифтахетдиновны игълан итте. Алмаз Шәйхенур улы Яр Чаллы шәһәрендә туып үссә дә, ул тамырлары белән Бәзәкәнеке. Аның әти-әнисе Мифтахетдинов Шәйхенур Нуриәхмәт улы һәм Гөлфия Мулламехәмәт кызы Бәзәкә авылында туып үстеләр.
Без дә барлык авылдашлар, якташлар исеменнән Алмаз Шәйхенур улын хезмәтендәге шушы зур казанышлары белән котлыйбыз һәм аңа алга таба яңа үрләр яулап, исән-имин булып яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!