• Новости

    Авылдашларыма тапшырыга телэгэн уйларым

    АВЫЛДАШЛАРЫМА  ТАПШЫРЫРГА ТЕЛӘГӘН  УЙЛАРЫМ

    Бәзәкәмдә тудым, Бәзәкәмдә үстем.

    Хәзер яшим ерак читләрдә.

    Бәзәкәмнең сайтларын укып ләззәтләнәм,

    Көч табамын мин бит яшәргә.

         Бәзәкәнең тагын бер герое дип әтәй турында язылгач, Хәдичә апамның кызы Рәйсәм бастырып миңа җибәрде. Мин шатлыктан аңа төрле сораулар бирә башлагач: “Менә сиңа телефон номеры, үзең шалтырат  та сора”,- диде. Әйе, шалтыраттым. Ул кеше йомшак, ягымлы тавыш белән җавап бирде. “Мин Бәзәкәнеке”,- дигәч, бигрәк тә сөендем. “Син кем улы буласың соң, улым?”- дигәч, “Хаҗинур улы,”- диде. Менә шулай мин Рәшит белән таныштым. Авылым турындагы мәкаләләрне күршем Әлфия Ахтямовага соратам. Вакытын алам дип Әлфиядән дә кыенсынам. Планшет алып бирде, өйрәтте, булдыра алмам дисәм дә, хәзер үзем өйрәтәм кешеләрне. Шушы “Минем Бәзәкәм” сайты минем өчен, минем кебек чит җирләрдә яшәүче бәзәкәлеләр өчен саф һава кебек кирәк. Шушы сайтны укып, мин үземне Бәзәкәдә яшәгән кебек хис итәм, авылымның бөтен яңалыкларын белеп торам, сагынуларым җиңеләеп китә. Шушы сайт белән безне сөендереп торган Рәшит Калимуллинга, Лилия Мунировага, Фәния Бәшәровага, Рәсим Шакировка зур-зур рәхмәтләремне әйтеп, бәхетле, уңышлы, матур, тыныч тормышлар теләп калам. Рәхмәт аларга, бу әби безне туйдырды дип ачуланмауларына. Гомерләрегез рәхәттә үтсен! Аллага шөкер, күзләрем күрә, башларым эшләй, бөтен эшне үзем башкарам, чөнки шушы авылым турында укулар, серләшүләр миңа көч биреп тора дип уйлаймын мин. Барыбыз да шөкер итеп яшик. Кемнәр безнең өчен, вакытларын кызганмайчы, тырышалар, истәлекле авыл тарихларын язып сайтка куялар, зур рәхмәтләребезне белдерик!

         Әнисә җаным! Альтабызның икенче ел безнең арада булмавына карамастан, салырга өлгерә алмаган язмаларын тапшырып, сайтка куеп, безне сөендереп торуыгызга рәхмәт! Альтаның рус телендәге “Бәзәкәм- туган бишегем” китабындагы фотоларны карап, балан, гөлҗимеш җыйган әрәмәләремдә, печән җыйган болыннарда, су коенган Пинәрә күлендә булам.

         Пинәрә күлендә елмаеп, ут янып торган күзләре белән бүгенгедәй көймәсендә Башаров Фоат утыра. Әгәр дә художник булсам, картина язар идем.

         Кама елгасында үзенең көймәсендә авылыбызның иң зур акыл иясе булган Башаров Шуңкар бабайны күрәсең. Ул бит безнең өчен маяк иде. Гомере буе Бәзәкә колхозының болыннарын саклады. Җәй көне әзерләгән печән кибәннәрен аңа тапшырдылар. Ә кыш көне таңнан буран, кар, суык булуына карамастан, атына утырып, печәннәрне төяшергә китте. Колхоз малларына, сыер җигеп, хатын-кызлар ул печәнне скирдага ташыдылар. Яз көне, сыерларга печән җитмәгәч, әнәйләр, көянтә башына элеп, болыннарда кыш көне катып калган печәнне алып кайталар иде. Ә Шуңкар бабай печән кайда күбрәк калганын өйрәтеп җибәрә иде. Менә шундый безнең күрше, ак сакаллы бабабыз иде ул.

         Китаптагы фотолар арасында кемнәр генә юк анда, барысы таныш, барысы авыл кешеләре бит. Аларның барысы турында язып бетерерлек түгел. Ул китап кемнәрдә юк, алырга тырышыгыз. Анда бит авылыбызның истәлекле тарихы язылган, ә карточкаларын карап исең китә инде.

         Ә мин, аллага шөкер, иртән көн дә авылыма кайтып киләм, яңалыкларны укып шатланам, кайберенә сөенеп теләкләр теләп утырсам, 80 елдан соң хәбәрсез югалган кешеләрне табып язганнарны укып, елап та алам. Анда бит карточкалар да гаиләсе белән төшкән була. Карап, күз алдына китерәсең барысын да. Боларны табучы, сайтка әзерләүче кем була соң инде? Әйе, болар әти-бабаларының истәлекләрен җылы йөрәкләрендә саклый белгән кадерле авылдашларым һәм сайтның администраторлары, аның булышчылары. Рәхмәт аларга барысына да чын күңелемнән!

         Озакламый олылар көнен билгеләп үтәбез. Шул сәбәптән барлык мин белгән, белмәгән Бәзәкәдә яшәүче олыларны үзебезнең көн белән тәбрик итәм. Барыгыз да сау-сәламәт булыгыз, авыруларга, кайгыларга бирешмичә матур итеп яшик әле. Дөньялар болганып тора. Ир-атларга авырлык килде. Аларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Барыбыз да догада булыйк.

    Бәзәкәлеләрем! Кайда гына торсагыз да

    Кайгысыз, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.

    Кемнәр туа, кемнәр олыгая бара,

    Картларның  сез күңелен күрегез.

     

    Сәлам белән Фәния Латыпова (Каримова), Красноярский крае, Железногорск шәһәре, сентябрь 2022 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться