• Новости

    Хабибуллин Хамидулла- Улемсез полкта яна исем

    Хабибуллин Хамидулла- Үлемсез полкта яңа исем

         Бәзәкә авылының Үлемсез полкы тагын бер исем белән тулыландырылды. Бу Абалач авылында туган, ә сугышка 1943 елның декабрендә Бәзәкәдә яшәп, семьясын да Бәзәкәдә калдырып киткән 1890 елда туган Хабибуллин Хамидулла. Башта ул Бондюг райвоенкоматыннан Красный Бор (бүген Әгерҗе районы) райвоенкоматы тарамагына җибәрелә. Хамидулла абзый белән бергә Бәзәкәдән Гайнуллин Абзалетдин (1889 елда туган) да китә. Красный Бор райвоенкоматында аларны төрле командаларга аерып җибәрәләр.

         Хабибуллин Хамидулла абзый турында бүтән архив документлары юк. Шуңа нигезләнеп без аны сугыштан соң исән-имин булып семьясы янына кайткандыр дип өметләнәбез.

         Сугышка Бәзәкәдән семьясын да авылыбызда калдырып киткән булгач, Хамидулла абзыйны без тулы хокук белән якташыбыз дип саныйбыз һәм аның исемен Үлемсез полк исемлегенә өстибез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться