Гаилә альбомыннан фото
Хөрмәтле авылдашларыбыз, якташларыбыз! Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, күршеләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз турындагы истәлекләрне яңарту теләге белән “Гаилә альбомыннан фото” дигән акцияне башлыйбыз. Безгә үзегезнең ретрофотоларның сканнарырын (962)569-25-25 номерлы телефондагы ВатсАппка яисә rasimne@mail.ru электрон почтага җибәрегез. Сайт укучылырары белән бергә бу фотоларда кемнәр, кайчан төшкән булуын ачыкларга тырышырбыз. Бәлки кемнәргәдер бу фотолардагы якыннары, туганнары матур сюрприз булыр.
Сездән ретрофотолар көтеп калабыз, якташлар.
Акцияне безгә авылдашыбыз Закирова Халидә җибәргән коллектив фото белән башлыйбыз. Булышыгыз әле бу фотода кемнәр, кайчан, кайда төшерелгәнен белергә.