Ана күңеле сыкрый
Ана күңеле сыкрый, сызлана,
Бер тынмый йөрәге өзгәләнә...
Кай тарафта дәва әзләр җаны,
Улын озатып хәрбиләр сафына?
Ачы язмыш җилен каты кочып,
Ул үзенә алыр иде сынавын
Тик, урасын гына дошман угы
Газизләрдән-газиз баласын.
Сабырлыгын җуймый көтә ана:
Көннәр, төннәр уза дога белән.
“Әнкәй, кайтам!” сүзе өмет бирә,
Аркасыннан сөеп, кыю әйткән.
Кара болыт ярып, кояш балкыр,
Исән-имин кайтыр бөркете.
Алда озын, матур гомер юлы,
Акланыр аның изге өмете.
Резеда Шәмсуллина, 2022 ел, ноябрь