• Новости

    Энием- куз нурым

    ӘНИЕМ - КҮЗ НУРЫМ
         Әнием турында китап язарга яисә нәфис фильм кино төшерергә булыр иде. Искитмәле кеше ул. Бик сабыр, түзем, ярдәмчел, гади дә, вакыты белән бик үзсүзле дә үзе... Әнием Менделеевск районы Бәзәкә авылында 5 балалы гаиләдә беренче булып дөньяга килгән.
         Минем Мөхәмәтҗанов Галимҗан бабам 9 ел хәрби хезмәттә булган, башта армия сафларында су асты көймәсендә матрос булып хезмәт иткән, кайтам дигәндә генә, Бөек Ватан сугышы башланган. Күп батырлыклар күрсәткән минем дәү әтием, каты яраланган. Сугыш беткәч, Япон сугышында катнашкан. Дәү әтием 4 сугышчан орден, медальләр иясе. Кызганычка, бабам озак яши алмады, үпкәсен яралаган ярчык үзенең "кара эшен" эшләде...
         Әбием Рәйсә озак еллар "Кама" колхозында өлкән бухгалтер булып эшләде. Бик башлы кеше иде, белмәгән эше булмады аның. Хәтерлим әле, аяк белән тегү машинасында нәрсә генә текми иде ул, хәтта челтәрләр дә чигә иде.
         Әнием паспорт буенча июль азагында туган диеп язылган. Әмма төгәл аның туган көнен беркем белми. Бәрәңге утыртканда туды Әнисә диеп искә ала иде әбием, димәк май ае булган...
         Әнием дә, сеңлесе Сәкинә дә Алабуга педагогия институтында укыганнар. Икесе дә рус теле белгечләре.
         Югары уку йортын тәмамлагач, әнине Әлки районы Яңа Чаллы мәктәбенә юллама белән җибәрәләр. Әнием ,,Метеор" белән Чистай шәһәре пристанена килгәч, аңа бер чегән хатыны бәйләнгән. ,,Замуж выйдешь, там и останешься, милочка ",-дигән.
         Әни ышанмаган, эш вакыты чыккач, туган ягына кайтырга исәп тоткан. Гомере буе Бондюгны (элек Менделеевск шулай аталган) сагынып яшәде ул. Сагынмаслык та түгел бит. Минем өчен дә Бәзәкә -иң матур, бай, цивилизация кергән авыл булып истә калган. Чөнки анда йөз ел элек каты түшәмәле юллар кергән, газ да Әлкигә кадәр килеп җиткәнче бар иде. Әмма Түбән Кама сусаклагычы аркасында урман юкка чыкты. Вәт ул урман иде!!! Һаман да экология мәсьәләсе-чиста су колонкадан килми. Аны күрше авылга барып, чишмәдән аласы.
         Чип-чиста татар авылы ул, һәр йортның тәрәзә кашагасы бизәкле-бизәкле. Халкы да әйбәт, уңган-булган. Бер үзенчәлеге дә хәтердә. Әби-апалар, хатын-кызлар үзләренең фикерен курыкмыйча әйтә ала. Безнең якта мөселман йоласы микән, гореф-гадәтләр микән, хатыннар басынкырак, эндәшмичә калырга тырыша. Чөнки ул ,,дурной тон" булып санала, димәк, килешми... Һәр якның үзенчәлеге бар шул...
         Әтиебез искитмәле матур кеше. Кара чәчле, зәңгәр күзле, буе-сыны дисеңме, белеме, тотышы. "Әтиегез тыныч кеше түгел, бик кызу, әмма аның искитмәле әйбәт яклары бар",-ди әнием. Әни гел искәртеп тора торганнарын әйтеп китик әле:
    -кызларын өзелеп яратты һәм ярата, оныклар өчен үлеп тора;
    - туган авылга кайчан кирәк шунда барырга әзер , әби һәм бабайга карата ачык йөз күрсәтте, булышырга тырышты, үз итте;
    - күрше хатыны кебек терлеккә фураж эзләгән булмады;
    -акчаны жәлләмичә бирде, күлмәк-фәләнгә кытлыгым булмады, теләгәнемне кидем;
    - беркатлы булды, сатлыкҗан булмады, гаилә диеп яшәде;
    - санаторийларга йөртте, хәтта елга икешәр тапкыр....
             Бу фикерләрне әни ,,яратам " сүзе урынына куллана. Ачыктан-ачык сөю турында сөйләми. Ә буш сүзләр кирәк микән, фактлар барысын да дәлилләп торганда?
        Әнием гомер буе балаларга белем бирде, рус, татар, немец телләре укытты, хезмәт дәресеннән, җырдан да керде, мәктәп янындагы интернатта да эшләде. Пенсиягә киткәндә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары иде.
        Әни сеңлем белән икебезгә дә Сабантуй, Чыршы бәйрәме саен КБОда матур күлмәкләр тектерде, рәхмәт!
        Әнием түзем, сабыр булырга, сер бирмәскә, һәр кешенең матур сыйфатын күрә белергә өйрәтте. Туган телгә, туган якка мәхәббәтне дә ул уятты. Авырлыклар килә дә китә, уңышлар да башны әйләндерергә мөмкин, кеше булып калырга кирәклеген ассызыклады.
        Әниемнең күрәзәче сыйфатлары да бар диярсең, бөтен әйберне алдан белеп тора. Йөрәге, күңеле белән тоя ул барысын да. Аннары ,,әйттем бит мин"диеп куя. Шулай инде , әни күңеле сизгер була, баласының һәр адымын тоя ул, ялгышмасын ди, белсә, салам җәеп куяр иде...
        Озак яшә әнием, әти белән тигез гомер итегез. Мин сине бик яратам!!!

                                                                                          Лия Фәсахова, 2022 ел, ноябрь

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться