• Новости

    Солдатларга Яна ел булэклэре

    Солдатларга Яңа ел бүләкләре

         Хөрмәтле авылдашлар!

         Авыл халкы һәм Яр Чаллы шәһәрендә, башка төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән, Донбасска киткән ир-егетләребезгә Яңа ел бүләкләре җибәрелде. Бу авылыбыздан җибәрелгән икенче партия посылкаларда эчке җылы киемнәр, җылы оекбашлар, туристик матрацлар һәм фонарьлар, тушенкалар, шоколад-конфетлар, баурсаклар һәм башка кирәкле әйберләр бар. Кичә 12 декабрьдә җыелган посылкаларны Менделеев районының имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Казанга Диния нәзарәтенә илтеп тапшырды. Аллаһның рәхмәтләре белән җибәргән посылкаларыбыз вакытында барып җитеп, солдатларыбызны Яңа ел бүләкләре белән шатландырыр дигән өметтә калабыз. Без һәрвакыт ир-егетләребезгә, солдатларыбызга дога кылабыз, сугыш афәтләре туктап, исән-сау булып туган җирләренә кайтсыннар дип телибез.

         Амин!

         Авылыбыз мәчетендә алдагы посылкаларга әйберләр җыю дәвам итә. Авылдашларыбызны, читтә яшәүче якташларыбызны бу изге эшкә кушылырга чакырыбыз. Булган сорауларыгызны (986)931-24-46 телефоны буенча бирә аласыз.

                                                                              Мәчет шурасы, 2022 ел, декабрь

    мәчет тормышы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться