• Новости

    Гайнуллин Фассах Гайнулла улы сугыш кырында ятып калды

    Гайнуллин Фассах Гайнулла улы

         Инде безнең сайтта Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Фассах бабам (әнием Галимәнең әтисе) турында язма бар иде. Озак еллар төрле архивлардан эзләп, аның кайда үлгән, кайда күмелгән икәнен беләсе килгән иде. Кызганычка каршы, бу сорауларга ачыктан-ачык җавап биргән документлар табып булмады. Аның соңгы хатында Смоленск тирәсендә сугышка кереп китәбез дип язылган булган. Шуннан чыгып, Смоленск, Калинин (Тверь) өлкәсендә 1941-42 елларда сугышкан барлык армияләрнең, дивизияләрнең “Списки безвозвратных потерь” дигән документларын берничә ай дәвамында җентекләп укып чыктым “Гайнуллин” фамилияле кешеләрне эзләп. Кайсысының исеме икенче төрле, кайсысының туган җире туры килми, кайсысы 1943 елдан соң һәлак булган. Бары тик бер генә документта гына Гайнуллин фамилияле 256-нчы укчы дивизиянең 442-нче аерым миномет дивизионының миномет расчеты номеры Смоленск өлкәсенең Бельск районында (бүгенге көндә Тверь өлкәсенә карый) 1942 елның июлендә хәбәрсез югалды дигән язма табылды. Соңгы хаты килгән урыны да туры килә, ләкин бит аны элек 1942 елның апрелендә хәбәрсез югалган дип саныйлар иде. Бу сорауга 256-нчы укчы дивизиянең сугышчан елын өйрәнү җавап бирә алыр.

    Тулырак

    Гайнуллин Фассах Гайнулла улы сугыш кырында ятып калды

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться