• Новости

    Мехаматнур Назметдинов. Карлар ява, ап-ак йомшак карлар

    Карлар ява, ап-ак йомшак карлар

    Карлар ява, ап-ак йомшак карлар,

    Җир өсләрен каплый, тигезли.

    Күңелебез булсын ак карлардай,

    Язмышларны Раббым билгели.

    Кеше гомере ул бит бик тиз уза,

    Елның фасыллары шикелле.

    Гомерләрне Раббым билгеләгән,

    Кереп карап булмый, ул бикле.

    Карлар ява, ап-ак йомшак карлар,

    Табигатьнең матур мизгеле.

    Тик дөньябыз гына тыныч түгел,

    Ахыр заман җиткән шикелле.

    “И, Раббыбыз, сугыш афәтләрен,

    Туктат”,- диеп дога кылабыз.

    Кемгә кирәк кеше гомерләре,

    Ак карларга тама каныбыз.

    Карлар ява, ап-ак йомшак карлар,

    Раббыбызның олы нигъмәте.

    Бала өчен ана кайгыра шул,

    Ай, килмәсен бала хәсрәте.

    Көннәр кыска, төннәр уйландыра,

    Ә урамда һаман кар ява.

    Исән-имин кайтсын балам диеп,

    Елап дога кыла бер ана.

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 19.12.2022









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться